Дулкынланып йорэк кага.

Таныр микэн мине сабакташ?
Эле генэ парта арасында идек
Купме гомер узган бер тоташ.
Кыяр кыймас каш астыннан
Кызлар кузлэу искэ тошэме?
Оялып кына шул карашны тою
Рэхэт иде ,кызлар,истэме?
Тыйнаклыктан оялып,
Яшердек бит кузлэрне.
Очкыннардай тэуге хислэр
Кызарттылар йозлэрне..
Чая кызлар шук егетлэр
Куптэн калды яшьлектэ.
Эллэ хаман элеккечэ булып,
Кайтып килэбезме яшьлеккэ?
Мангай сырын алып ташлап
Хэм каралтып чигэ чэчлэрен.
Бер шаярып алыйкмы эллэ,
Читкэ куеп тормыш дэфтэрен.
Козге яннарында сырлар саныйм.
Сорау борчый бер тоташ.
Узем болай элеккечэ тосле
Таныр микэн мине сабакташ?
Резида файзуллина 3.02.2017

Комментарии