Комментарии
- 16 фев 07:47Молодец чишмэ каштан су ташыган чаклар искэ тоште. Тавыннан чангы шуган чаклар . Барыбер коянтэ белэн су ташуы ямьле
- 19 фев 06:45БИК матур шигырьлар язасыз Пушкиннан да Кэм тугел рэхмэт укысы килеп кенэ Тора авылга кайткан саен эле Дэ чишмэдэн Су алабыз ,авылга кайту белэн энкэй Суга жибэрэ чэй эчэргэ чишмэ суы алып кайт дип 97яшь аллагашокер
- 19 фев 07:45Зур рәхмәт!
️ Минем Әнкәйгә 99 була. Алла насыйп итсә.
- 20 фев 14:42Чишмә суларының тәмнәредә икенче шул шигырьда эчтәлекле. Тагында җибәреп торыгыз шигырьларыгызны.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Анис Шаймарданов
ЧИШМӘЛӘР АГЫП ТОРСЫН
Су алырга Чишмә-кашка
Бара идек һәр иртә.
Көянтә-чиләк иңнәрдә,
Җәе, кышы гел истә.
Җәйге таңда, иртә торып,
Суга йөргән истә (ә)ле:
Күп мал асраучы кешеләр
Комлатканчы чишмәне.
Онытылмый, чишмәләргә
Әнкәемнең йөргәне.
Бигрәк авыр булгандыр ла,
Кышкы көртне ерганы.
Көянтәләп сулар ташу
Инде өзми беләкне:
Ун литрлы пластмасс савыт
Алыштырды чиләкне.
Булдырганнар егермеләп
Шундый савыт йөртәләр.
Машинаның "багажнигын"
Тутырыплар китәләр!
Бер килгәндә, күбрәк алып
Китәргә ашыгабыз;
Чишмә суы шифалы шул —
Тәмләнә ашларыбыз.
Туган якның чишмәләре
Мәңге аксын чылтырап.
Чишмәдән аккан суларда
Бозлар туңсын елтырап.
Күңелләргә боз туңмасын,
Җылы булсын җәйләрдәй;
Тормышыбыз матур булсын,
Җырлап торсын чишмәдәй!
15.02.2025.
Әнис Шәймәрданов.