1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез һәм озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Сезнең барыгызга да гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын!Картлар көне, ди, берәүләр,Кемдер әйтә: Өлкәннәр,Киң-иркен тормыш күгендәАлар күпне күргәннәр.Сынау-каршылыклар ашаОшбу көнгә килгәннәр,Алмашка килер буынгаКиңәш-табыш биргәннәр.Эйе, киңәш - нәсихәтләрен биреп яшәүче өлкәннәребез дә, араларны сирэгэйтеп, бакыйлыкка күчеп бара инде. Бүгенге бәйрәмдә дә аларны искә алып, хәтирэләр яңарттык.Чәй табыны артында халкыбызның яратып җырлаган җырларын җырлап, яшьлек елларына "кайттык", (яшьлекнең үзен генә тапмадык).Бәйрәм белән котларга килгән Бадрак авылы биләмәсе башлыгы Шавалиева Рәзидә Хамитьян кызы үзенең ихлас теләкләрен белдереп, бүләк һәм күчтәнәчләрен тапшырды.Иллэребез тынычланып,киләсе бик күп елларны тазалыкта-шатлыкта күрергә насыйп булсын, дигән теләктә таралыштык.
Фаниля Гайсина
Сезнең гомер-безнең горурлык.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез һәм озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Сезнең барыгызга да гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын!
Картлар көне, ди, берәүләр,
Кемдер әйтә: Өлкәннәр,
Киң-иркен тормыш күгендә
Алар күпне күргәннәр.
Сынау-каршылыклар аша
Ошбу көнгә килгәннәр,
Алмашка килер буынга
Киңәш-табыш биргәннәр.
Эйе, киңәш - нәсихәтләрен биреп яшәүче өлкәннәребез дә, араларны сирэгэйтеп, бакыйлыкка күчеп бара инде. Бүгенге бәйрәмдә дә аларны искә алып, хәтирэләр яңарттык.Чәй табыны артында халкыбызның яратып җырлаган җырларын җырлап, яшьлек елларына "кайттык", (яшьлекнең үзен генә тапмадык).
Бәйрәм белән котларга килгән Бадрак авылы биләмәсе башлыгы Шавалиева Рәзидә Хамитьян кызы үзенең ихлас теләкләрен белдереп, бүләк һәм күчтәнәчләрен тапшырды.
Иллэребез тынычланып,киләсе бик күп елларны тазалыкта-шатлыкта күрергә насыйп булсын, дигән теләктә таралыштык.