Комментарии
- 2 ноя 19:39Рэуилэкэем, ачы кайгынны уртаклашам, Ходай Тэгалэ рэхмэтеннэн, ярдэменнэн ташламасын безне. Безнендэ улыбыз табутта кайтты, ачып карый алмадыкта ичмасам, балалар тыныч йокласыннар, урыннары жэннэттэ булсын, амин, амин, амин !


🤲🤲🤲 - 2 ноя 20:43
️ачтырмадылар шул инде,әгәр рөхсәтсез ачсагыз 7 ел диделәр
Урынкайлары җәннәтләрдә булсын
инде,амин! Рәхмәт сезгә! - 3 ноя 08:24Хэерле булсын инде туганкаем, елыйбызда, узебезнен кузлэребез йомылганчы котэбез инде ! 🤦
🤲🤲🤲 - 10 ноя 16:45Равиля,авыр кайгыгызны уртаклашам. Нууу,могжиза бывает. Похороннан сонда,кайткан балалар бар.Ачтырмагач,тем более. Минемдэ улым бердэнберем 5ай как пропал. Жыламаган кон юк,кайда,нинди хэлдэ. Ходай ярдэм бисен инде барыбызгада.Ул кахэр сугышнын бетэсе бар микэн.
- 10 ноя 19:29Могҗиза юк инде,юк...Сезнеке табылсын Ходай кушып.
️
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь

Равиля Ахметгалеева
Көзге урман,күрәм-яфракларың
Ирексездән җиргә коела.
Сиңа килсәм җанымдагы шомнар,
Таралырлар кебек тоела.
Бала кайгылары бигрәк ачы,
Йотып булмый аның ачысын.
Әйтерсеңлә ярты йөрәгемне,
Уеп алды язмыш камчысы.
Каеннарга сарылып тынып калам,
Күз яшьләрем ага туктаусыз.
Битарафлык биләп алды мине,
Табалмыйм да сыман әйтер сүз.
Көзге көннәр шулай үтеп бара,
Балам,алар синсез үтә бит.
Ә үземне бер нишләтеп булмый,
Бар булмышым сине көтә бит,
Күңелем һаман сине көтә бит...