Комментарии
- 30 ноя 18:39Ремузя Асанова
- 30 ноя 18:53Алсу Сабитова (Закирова)Дамир шигырең бик матур да, мәгънәле дә.. Алдагы көннәрдә дә иҗатың дәвамлы булсын 🤲
- 30 ноя 19:18Дамир Ахметзянов ответил Алсу Сабитовой (Закировой)Бик зур рәхмәт Алсу.
- Вс 09:40Ильсеяр ХалиуллинаДамир исэнлектэ бэхеттэ яшэргэ язсын Аллахом шигерлэрен хэр кемнен кунеленэ якын рахмэт БИК Зур энилэргэ рахмэтле мэрхамэтле булсын иде хэр кем
- Вс 22:08Дамир Ахметзянов ответил Ильсеяру ХалиуллинойҮзегезгә зур рәхмәт.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Дамир Ахметзянов
Сөю.
Мәңгелек сөю шушыдыр,
-Әниләр мәхәббәте.
Бала аларның яшәеше.
Шатлыгы һәм хәсрәте.
Керсез мәхәббәт шушыдыр,
Тугрылык белән тулы.
Бармас алар хыянәткә,
Бала аның күз нуры.
Сагышлы сөю шушыдыр,
-Бала өчен өзелү.
Төн йокламый борчылулар,
Моң-сагышка күмелү.
Сукыр мәхәббәт шушыдыр,
“Балам иң күркәм,-дию.
“Иң акыллы башкалардан,
Тик минеке,-дип сөю.
Өмет тулы сөю шушыдыр,
Баласын бөек итү.
Сабыеннан җылы караш,
Җаваплы назлар көтү.
Мәңгелек сөю шушыдыр,
-Туктаусыз янып-көю.
“Тик балам исән булсын”,-дип,
Җан бүлеп ихлас сөю.
Д.Әхмәтҗанов.Яңа Кәкерле.