Чакыру -оран

Без сугыш арты баласы,
Сугыш беткәч тә туган.
Һич заманга зарланмадык,
Безгә дә авыр булган.
Чәйнәлгән икмәктә үстек,
Конгә ике имезеп,
Еласак, ярдәмгә килгән
Муенда буш имезлек.
Барына да чыдадык без,
Булдык имәндәй ныклары,
Яуда үлгән картиләрнең
Сөялмәгән оныклары.
Һәрбер өйнең,гаиләнең
Булган ул чак яралары,
Шул ярага җөй дә булдык
Сугыш арты балалары
Пионерлар,комсомоллар:
"Һәр чак әзер!"-дип тордык.
Күп вакыт бушка эшләдек,
Волонтерлар да булдык.
Туган ил диеп яшәдек,
КАМАЗ,БАМнар тергездек,
Булмасын иде һаман да
Авызда буш имезлек.
Туктасын иде бу сугыш,
Купмасыннар яңалары:
"Тынычлык!"-дип оран сала
Сугыш арты оланнары,
Сугыш чоры балалары.
Әнисә Имаева

Комментарии