Комментарии
- 22 янв 2024 08:49Назиля Арифуллина (Хасанова)Бик дорес сузлэр. Якыннар исэн чагында жылы сузлэрне эйтергэ , ихтирамын,ны белдереп калырга кирэк.
- 24 янв 2024 17:15Аниса Валиева
️
️
- 24 янв 2024 17:15Аниса Валиева
️
️
️
- 4 окт 2024 18:31Руслан ГариповМолодец Аниса Аглямовна.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Аниса Имаева(Валиева)
Кочаклагыз
Юктан зурлап билгеләнми
Кочаклашу-зур дәва,
Җир шарында бар тереклек
Якынын кочып ала.
Кочаклашу- татлы икән,
Кушмасаң да химия,
Даруларны алыштыра,
Сихәтләүгә дә ия.
Стресстан да дәва ди,
Кан басымын төшерә,
Иммунитетны ныгыта,
Авыртуны бетерә,
Куркуны да җиңәсең,ди,
Ышанычың күбәя,
Кочакларлык кешең булса,
Күтәрелә ди бәя.
Кочаклашкан өчен генә
Налог та түләмиләр,
Эшең артыкка китмәсә,
Алимент сорамыйлар.
Кочаклау ул бүләк тә ди,
Куелмаган тик бәя.
Күңел артык борчылганда,
Йөрәк сызып әрнегәндә,
Җәберләнгән,кагылганда,
Кайгылардан сыгылганда,
Кочаклап,сөеп алсалар,
Гәүдәләрең турая.
Кочаклагыз якыннарны,
Дусларны,туганнарны,
Оныкларны,балаларны,
Җанга якын булганнарны,
Кочаклагыз!
Әнисә Имаева