кире килеп тагын карлар яудыак булса да нигә икән шатлыгы юквакытында кирәкмәсне эшләгәннеҗир йөзендә әдәм заты яратмый шул...балалар да ак бабайны әвәләмичөнки аның иллә мәгәр юеш карыкүбәләкләр булып очып яумыйаяк асты чыптыр чыптыр,юеш бары.Көткән чакта көтек булып тилмерәсеңә көткән ул вакытында килә сирәкЯз булса да яшьлек язы түгел шул буШуны аңлап артык хисчән түгел йөрәк.Талпынмый бит мәхәббәтен эзләп бик очынмыйкабат килеп яуган карга бик пошынмыйБез генә хәл итәлми торган күп эшләр барВакыт җитми хәттә шуны җан төшенми...вакыты түгел,урыны түгел,кирәк түгелбезгә шулай кебек кенә тоела барыМенә бүген килеп кирәкмәскә әллә ничеккөне буе әле дә явып тора кары...Урамдагы халыкны өенә куып вакытсыз гынавакытлыча гына ява юеш карыӘлхәмдүлилләһи диеп сабыр кылыйкзарлыларның бер кайчан да бетми зары...Минзәлифә. Апрель унынчы көн.
Минзалифа Ибрагимова
Бар да үтә,үтеп тора...
кире килеп тагын карлар яуды
ак булса да нигә икән шатлыгы юк
вакытында кирәкмәсне эшләгәнне
җир йөзендә әдәм заты яратмый шул...
балалар да ак бабайны әвәләми
чөнки аның иллә мәгәр юеш кары
күбәләкләр булып очып яумый
аяк асты чыптыр чыптыр,юеш бары.
Көткән чакта көтек булып тилмерәсең
ә көткән ул вакытында килә сирәк
Яз булса да яшьлек язы түгел шул бу
Шуны аңлап артык хисчән түгел йөрәк.
Талпынмый бит мәхәббәтен эзләп бик очынмый
кабат килеп яуган карга бик пошынмый
Без генә хәл итәлми торган күп эшләр бар
Вакыт җитми хәттә шуны җан төшенми...
вакыты түгел,урыны түгел,кирәк түгел
безгә шулай кебек кенә тоела бары
Менә бүген килеп кирәкмәскә әллә ничек
көне буе әле дә явып тора кары...
Урамдагы халыкны өенә куып вакытсыз гына
вакытлыча гына ява юеш кары
Әлхәмдүлилләһи диеп сабыр кылыйк
зарлыларның бер кайчан да бетми зары...
Минзәлифә. Апрель унынчы көн.