ҮТӘМЕШ КҮГЕНДӘ МӘХӘЛЛӘ ЯКТЫСЫ.

Әйе, су-«носитель информации».Аңарда дөнья яралганнан бирле сакланган мәгълүмәт тупланган. Без кешене терелтүдә менә шул үзлекне файдалырга тиешбез.Ягъни,артизиан коесыннан су чыгарып өшкереп трубалар аша өйләр-гә җибәрелә.Су белән өшкереп терелтү борынгы бабаларыбыздан килгән традицион ысулларның берсе. һәм мәчетләрдә бу эшне ислам дине нигезендә алып баралар.Шуңа дәваланучы кеше иң беренче булып мөселман кешесе булырга тиеш.
Шикәр- ак үлем. Аның урынына — җиләк–җимеш һәм үзләре җитештергән кәрәзле бал. Ит урынына —балык, күркә. Сөтне—кәҗәбикәләр бирә. Энергия чыганагы булып, аккумуляторга көйләнгән, махсус генераторлар кулланыла. Өй–каралтылар, капка башлары, үрмәле гөлләр белән капланып, яшеллеккә төренгән. Алар янгыннан саклау хезмәтен дә үти. Инеш ярларарын, урман буйларын топинамбор биләгән. Койма биеклегендәге бу үсемлек җирне ашла-мага баетучы седраль культура булып та санала.
Гыйлем алу алга бара—мәхәлләнең үз галимнәре була башлый. Телевизор, компьютер, кәрәзле телефон һәр өйдә бар- интернет челтәре эшли. Бүгенге искергән, буталган сөйләм урынына, гарәп яки инглиз гарфикасына нигезлән-гән, чиста татар теле шуннан башланып китәр. (дәвамы бар)

Комментарии

Комментариев нет.