Кырык көне узып китте,Якын дус юклыгына.Күңел һаман һич ышанмый,Зифкәтнең киткәненә...Җыйналдык искә алырга,Дуслар-туганнар белән.Гаилә, балалар, оныклар,Күп райондашлар- бердәм.Кыз, онык Мәскәүдән кайткан,Күршеләр дә кергәннәр,Туган, авылдаш, Дүртөйле,Күпчелеге Илешләр.Мулла Коръән, вәгазь укып,Изге теләкләр әйтте.Аш-су, яшелчә, ризык,Мөселманнарча булды.Фәридә ханым кайгырып,Үткәннәрне сөйләде.Наилә кызы, Рәшит улыӘтиләрен исләде.Онык, авылдаш, күршеләрҖылы сүзләр әйттеләр.Зифкәт белән аралашканХәлләр санап үттеләр...Сагынып сөйләргә калды,Зифкәтнең уңганлыгын,Экономик фән докторыХалык өчен янганын.Авылларны нык күтәрде,Әлшәйне җитәкләде.Күп төзелеш алып барды,Халыктан читләшмәде...Күренекле галим булды,Дәүләтнең эшмәкәре.Башкортостанны күтәрде,Илебез хезмәткәре.Русия Дәүләт Думасы,Башкортның КоролтаеИке чакырылышында,Ил өчен күп кайнады.Алтмыштан артык фән эше,Ун монографиясе,Илебезне күтәрүгә,Авылга багышланды.Билгеле галим булса да,Туган өенә кайтты.Фермер хуҗалык булдырып,Авылларны яңартты!...Очрашу бик җылы үтте,Ул безне якынайтты.Туганлык җебен ныгытты,Күпләрне таныштырды.Якын очрашу китерсен,Түземлек, тынычлыкка!Бик зур рәхмәтләр әйтәбез,Онытмый, чакырганга!Бер кеше дә мәңге түгел,Кемгә күпме язылган.Ходай сабырлыкны бирсен,Зифкәт тыныч йокласын!Файлас. 01.12.25 ел.
Файлас Муллагалиев
Дусның кырыгы...
Кырык көне узып китте,
Якын дус юклыгына.
Күңел һаман һич ышанмый,
Зифкәтнең киткәненә...
Җыйналдык искә алырга,
Дуслар-туганнар белән.
Гаилә, балалар, оныклар,
Күп райондашлар- бердәм.
Кыз, онык Мәскәүдән кайткан,
Күршеләр дә кергәннәр,
Туган, авылдаш, Дүртөйле,
Күпчелеге Илешләр.
Мулла Коръән, вәгазь укып,
Изге теләкләр әйтте.
Аш-су, яшелчә, ризык,
Мөселманнарча булды.
Фәридә ханым кайгырып,
Үткәннәрне сөйләде.
Наилә кызы, Рәшит улы
Әтиләрен исләде.
Онык, авылдаш, күршеләр
Җылы сүзләр әйттеләр.
Зифкәт белән аралашкан
Хәлләр санап үттеләр...
Сагынып сөйләргә калды,
Зифкәтнең уңганлыгын,
Экономик фән докторы
Халык өчен янганын.
Авылларны нык күтәрде,
Әлшәйне җитәкләде.
Күп төзелеш алып барды,
Халыктан читләшмәде...
Күренекле галим булды,
Дәүләтнең эшмәкәре.
Башкортостанны күтәрде,
Илебез хезмәткәре.
Русия Дәүләт Думасы,
Башкортның Королтае
Ике чакырылышында,
Ил өчен күп кайнады.
Алтмыштан артык фән эше,
Ун монографиясе,
Илебезне күтәрүгә,
Авылга багышланды.
Билгеле галим булса да,
Туган өенә кайтты.
Фермер хуҗалык булдырып,
Авылларны яңартты!...
Очрашу бик җылы үтте,
Ул безне якынайтты.
Туганлык җебен ныгытты,
Күпләрне таныштырды.
Якын очрашу китерсен,
Түземлек, тынычлыкка!
Бик зур рәхмәтләр әйтәбез,
Онытмый, чакырганга!
Бер кеше дә мәңге түгел,
Кемгә күпме язылган.
Ходай сабырлыкны бирсен,
Зифкәт тыныч йокласын!
Файлас. 01.12.25 ел.