Бу җирләрне ташлап китәлмәм...

- Тау башыннан урап төшәм әле, - димен әнигә.
- Кыш көнендә тау башында нәрсә бар? - ди ул.
- И, әни! Кыш көнендә тау башында нәрсә булсын инде, - димен шуны да белмисеңмени дигән тон белән, - җиләк ашап төшәм.
Язмы, көзме, җәйме үзенә тарта да тора тау...
Кар азрак салган урынны эзләп, югарыга үрмәлим. Бер туры басып, бер мүкәләп, корыган үләннәргә ябыша-ябыша, ниһаять, яр башына җитәм. Тыннар кысыла. Сулыш алу тынычланганчы, аркага ятып торам.
Бәләкәй чакларларда йөгереп булмаса да, җитезрәк менелә иде. Хәзер елгырлык бетте шул.
Бераз хәл кергәч, артка борылып карый-карый, иң биек ноктаны эзләп китәм. Шул минутларда "җилкәдән тау төшә": иңбашлардагы, аяклардагы авырлык юкка чыга. Тән язылып, җиңеләеп кала. Безнең тау шундый шифалы шул. Түбәндә аның шундый ук шифалы чишмәләре агып ята.
Әнә безнең күрше, көянтәсен иңенә салып, салмак кына суга төшеп килә тагын. Афәрин!!! Ташламый чишмәне Әдеһәм.
Ниһаять, җиттем кебек. Авыл ап-ак. Югарыдан безнең авыл гына түгел, әллә кайсы җирләр күренә.
Әни дә, бәлки, теге чакта әле мин басып торган урында утыргандыр уйланып...
...Елын әйтә алмыйм, әти белән әни "читкә" чыгып китәргә карар кылалар. Аларга кадәр дә авылдан китүчеләр булган. Әти Бөре якларына барып эшкә урнаша. Ул төбәкләрне әни дә күреп әйләнә. Кайтканда, Сабанайда катердан төшеп калып, авылга кадәр җәяү атлый. Үзебезнең турга җиткәч, югарыдан урамнарга, яланнарга, авылдашлар көч чыгарган басу-фермаларга, бакчаларга, үз хуҗалыгына, йортларына карап тора. Игелекле урын: бакча артында гына Яүбәзе елгасы, аны аша чыксаң, чишмәләр агып ята.
Җәйнең иң ямьле, иң матур мәле...
Авылда тормыш кайный: халыклар кырда, бакчаларда, урамнарда, басу-ферма тирәләрендә транспорт йөреп тора. Капка алларына кош-корт сибелгән. Хаҗгали карт әнә яланга бозавын эчерергә китеп бара. Яр астыннан, Яүбәзедән бала-чага чыр-чуы ишетелә.
"Бу җирләрне ташлап китәргә йөрәгем җитмәс", - дип уйлап бетерми, күзләренә яшь тула әнинең...
Әтине озак үгетләргә туры килми...


Имеш, борын-борыннарда авылдашлар икмәк үстергән, көтү көткән әлеге мәйданнарда урман шаулаган. Менә шуларны уйлап-исәпләп, 2023 елның апрель аенда, әнинең хәер-фатихасы белән, балалары, оныклары монда наратлар утыртты. Аллаһ боерса, җитер бер заман, борынгы урман, яшь үсентеләргә көч-куәт өстәп, яңа урманга терәк булыр. Тамырлар тамырга үрелеп, буыннар чылбырын дәвам итәрләр. 
Нәсимә наратлары бездән соң да бу җирләрне бизәрләр...

1 май 2023 ел.

Комментарии