Шәмсия Җиһангирова

Уңга карыйм - җаным киселеп төшә,
Сулга карыйм - икеләтә авыр...
Әллә нинди генә мәхәббәтсез,
Мәрхәмәтсез, кешелексез дәвер!
Барып сыенырлык кеше тапмыйм... -
Йөрим үзем кеше арасында.
Явызларга һич тә ярап булмый,
Яхшысына (бәлкем!) ярарсың да.
Алу-сату тәхет тота бүген,
Ходай йортыннан да иман качкан.
"Хаталарны таныдык!" дип кенә
Башлап булмастыр шул яңабаштан.
Кеше хәзер иман җыю түгел,
Акча-байлык җыю белән мәшгуль.
Һәр адәмнән соңра калыр нәрсә
Каберең өстенә куйган таш ул.
Ул байлыкны күпме җыеп була?!
Нәфес казаннары һаман тулмый.
...Оҗмахны да бүлешерләр иде, -
Ярый әле сатып алып булмый!

Шәмсия Җиһангирова - 878598436706

Комментарии