Укытучыма.

Белем илләренә, диеп, сәяхәткә
Алып кергән укытучым.
Күзләрен дә синнән алмыйча, йотлыгып,
Тыңлый сине һәр укучың.
Һәрберсенә назлы караш, йомшак сүзләр
Чыга синең йөрәк түреннән.
Якын итеп кабул итүең аларны
Күренеп тора якты йөзеңнән.
Әниләрчә, гел дә саклык белән генә,
Сорашасың аның хәлләрен.
Бала күңелләре ыжгыр буран булса,
Кайтарасың аңа җәйләрен.
Шуңадырмы, әни кебек бик-бик якын
Буласың син бала күңеленә.
Акыл хәзинәңнән биргән киңәшләрең
Уелып кала аның күңелендә.
Һәрберсенең күңеле кара урман.
Адаштырмый алып чыгарга
Каян көчләр аласың син, укытучым?
Бер йөрәкне кая куярга?
Авыр хезмәт. Авыр белем бирү,
Энә белән кое казыту.
Башларыннан кичкән кеше генә белә,
Нинди хезмәт икәннәре - укыту!
Бәйрәмең белән сине, укытучым!
Таза бул син, артык көрәшмә!
Заманасы шундый. Артык көрәшкәннәр
Җиңә алмый авыр көрәштә.
Ходай биргән белемеңне тарат,
Җилдә алар, очып, югалмас.
"Рәхмәт!" сүзен сиңа җиткерсәләр,
Шуннан да зур бүләк булалмас!
Рәмилә Абдуллина

Комментарии