КАРА АЙГЫР ТОБАСЫ

(Икенче дәвамы)
4
Акимнар яшәгән төбәк бик еракта, 5 көнлек ат юлына барәбәр иде. Озак кына юл үткәнче малкай, бәйләнгән арканын өзәрдәй булып, арбаны туктатыр хәлгә җиткереп , вакыты-вакыты белән кире якка тартты. Ялга туктаганда да, авызына бик аз үлән кабып, уртлый-уртлый башын борып гел үтелгән юл ягына карады. Гүя ул, менә яраткан хуҗасы чаптырып килеп җитәр дә, үз болыннарына алып кайтыр, дип көтте. Юлдан түбәле, түбәсез арбалардан торган шыгырдык олаулар гына, я бу якка, я теге якка, соры юл тузаны күтәреп әкрен генә агылдылар. Тик юлда көткән хуҗасы гына, юл буе көтсә дә, күренмәде. Комлы далага килеп җиткәч, бигрәк тә, бу җирне үз итәлмәде, комлы сары җирдә үскән зәгыйф, аксыл үләннәрне, туган болыннарындагы зәмруд-яшел, чыклы үләннәргә алыштыргысыз икәнен тойды.
Яңа хуҗа хезмәтчеләре атны йөгәнләргә дип якынайса, ярсулы таптанып, зәһәр пошкыруы белән кисәтте, башын югары болгап, үзенә якын китермәде, бик аз гына азык кабар булды. Инде ничәнче тапкыр Аким үзе, атка буйсыну күнегүләре үткәрергә дип, аны далага алып чыкты. Сәгатьләр буе атны тыңлатып ызаланса да, тырышлыгы бушка гына булды, айгыр буйсынмады, аңа атлану түгел, биленә якын да киләлмәде. Бу кадәр дә киреләнгән, туган җиренә береккән, үз иясеннән башка берәүне дә үз итмәгән атны, Акимның күргәне дә юк иде. Бу сыйфатлары өчен үзен ихтирам итеп, аңа миһырбанлы булды, усаллык белән буйсындырасы килмәде. Инде үзләренә игелекле мал булырына ышынычын югалткач, Аким, олаучылар артыннан Юныс дустына хат-кәгазе дә юллаган иде, хезмәтчеләрен җибәреп, атны кире үзенә алып кайтуларын үтенеп.
Акимның улы Ермек, атасының бу уеннан хәбәрдар түгел иде, башбирмәс бу атка әле ышанычын җуймый торып, аны тагын басуга алып чыкты. Бу юлы тыңлаусыз атны бераз камчылап карарга да ниятләгән иде. Күнегүләрне башлыйм, дигәндә генә, уң кулында камчы булганга, Ермек бауны кулына урап тоталмый калды, учыннан йөгәне шуып кулдан ычкынды. Инде бәйсезлек тойган аргамак, сиртмәдәй читкә тайпылды. Хәзер аңа, ышанычлы аякларына ирек кенә бирәсе калды. Көчле айгыр ялларын туздырып башын болгады да, арт аякларына басты, аннары, җәядән ычкынган уктай атылып, ә, дигәнче ак бәкәлләрен генә ялтратып, күз күреме җитмәс ераклыкка барып җитте, артыннан сары ком тузаны гына калдырып, күздән дә югалды...
Аким бу буйсынмас атның үзенә бәла гына булырын, юлда кайткан чакта ук сизенгән иде, ләкин бу кадәр үк килеп чыгасын күзалламады. Юл буе кайтып җиткәнче, атның күзләре гел яшьле булуы, аңа якынайганда атның ярсуы да аны сагайткан иде. Әгәр Аким, Юнысның бу яраткан аты булуын һәм атның да аңа шулкадәр аерылгысыз хәлгә җитеп береккәнлеген кунакта чакта ук тоемласа, мотлак, бу эшеннән читләшкән булыр иде. Хәзер аның, бу гамәленең ялгыш булуына, аргамакның дә аларга кире әйләнеп кайтмасына шиге калмады.
(Азагы бар)

Комментарии