Сүз ярасы .

Рәнҗетәбез кайчак кешеләрне ,
Үзебез дә сизми калабыз .
Бер дә юкка авыр сүзләр әйтеп ,
Йөрәгенә яра салабыз .
Рәнҗетәбез , хич тә уйлап тормый ,
Хакмы икән әйткән сүзебез ?
Рәнҗетермен , дип тә уйламыйбыз ,
Аңламый шул моны күбебез .
Әйткән авыр сүзнең йөрәкләргә ,
Яра салганлыгын белсәкче .
Соңнан үкенәсең әмма ерак .
Тешләп кенә булмый терсәкне .
Шул сүздән соң аның төннәр буе .
Йоклый алмаганын белмибез .
Нахак сүздән күпме күз яшьләре ,
Түккәнлеген дә без күрмибез .
Рәнҗетмикче , уйлабырак әйтик ,
Сүз ярасы бетми тиз генә .
Бар да үтә , тик йөрәктән китми ,
Уйламыйча әйткән сүз генә .
Дания Шарифуллина . 04 .04 .23 .

Комментарии