УКЫ ИНДЕ ҮЗЕҢ ТОЕП.Ник алманы җыеп алмыйсыз, дипНәүмизләнеп калган алмагач.Куйган хезмәт әрәм китәдер шул,Вакытында җыеп алмагач.* * *Менә без дә мәктәп бетердек,Аттестатта төрле билгеләр.Кайсы билге алып өстенлек,Тормыш юлын кая билгеләр?* * *Яуласак та җиңел яшьлек беләнКыя - таулар, текә ярларны,Ут эчендә янып көясеңдерЯуламакта сөйгән ярларны.* * *Ник тумаган мин дә матур булып,Нигә Ходай болай яраткан?Җир йөзендә күпме гүзәл яши,Бармы берәү мине яраткан?* * *Хатлар аша юлламастыр инде сәламБармаклары тотып язган бәллүр каләм.Кая инде элеккечә якын бармак,Балдак кигәч уң кулында атсыз бармак.* * *Янсын әле сүрелмичә, дип, гомергә,Күчердеңме үзеңдәге йөрәк утын?Кала калсам көйрәп янган көл-күмергә,Булырмындыр янып беткән мин бер утын.* * *Таһир гына маһирмы соң?Заһирлар да сөйгәннәр.Ахириләр, исәннәрме,Кайда безнең сөйгәннәр?* * *Кара, кара, безнең кызлар түгелме соң,Игезәкләр: берсе – Нелли, берсе – Милли.Атасы да, анасы да шуны белми –«Нелли», «Милли» безнең өчен түгел милли.* * *Сәүдә эше түгел таныш,Буталамдыр,Мәрмәр диеп, яхшы табыш,Бут аламдыр.* * *Йөрәк утың суынсын, дипУйный-уйный кар аттың.Ут та, ук та булды карың,Шулай үзеңә караттың.* * *Җәй ни, кыш ни, шәрә килешБаскан, каткан, нишли бу сын?Сынга түгел, сиңа юк эш,Ник киенсен, билен бусын?..* * *Тормыш хәле – язмыш мәлеАвылдагы балага.Бәхетсезләр бәхет эзли,Бәхетлегә бал ага.* * *Теләчеләр тәмле телле,Минем нигә тел әче?Миңа да син, әй, Теләче,Тәмле телне теләче?
Зуфар Батыров
КАЛАМБУРМЫ, ӘЛЛӘ ТОЕК?
УКЫ ИНДЕ ҮЗЕҢ ТОЕП.
Ник алманы җыеп алмыйсыз, дип
Нәүмизләнеп калган алмагач.
Куйган хезмәт әрәм китәдер шул,
Вакытында җыеп алмагач.
* * *
Менә без дә мәктәп бетердек,
Аттестатта төрле билгеләр.
Кайсы билге алып өстенлек,
Тормыш юлын кая билгеләр?
* * *
Яуласак та җиңел яшьлек белән
Кыя - таулар, текә ярларны,
Ут эчендә янып көясеңдер
Яуламакта сөйгән ярларны.
* * *
Ник тумаган мин дә матур булып,
Нигә Ходай болай яраткан?
Җир йөзендә күпме гүзәл яши,
Бармы берәү мине яраткан?
* * *
Хатлар аша юлламастыр инде сәлам
Бармаклары тотып язган бәллүр каләм.
Кая инде элеккечә якын бармак,
Балдак кигәч уң кулында атсыз бармак.
* * *
Янсын әле сүрелмичә, дип, гомергә,
Күчердеңме үзеңдәге йөрәк утын?
Кала калсам көйрәп янган көл-күмергә,
Булырмындыр янып беткән мин бер утын.
* * *
Таһир гына маһирмы соң?
Заһирлар да сөйгәннәр.
Ахириләр, исәннәрме,
Кайда безнең сөйгәннәр?
* * *
Кара, кара, безнең кызлар түгелме соң,
Игезәкләр: берсе – Нелли, берсе – Милли.
Атасы да, анасы да шуны белми –
«Нелли», «Милли» безнең өчен түгел милли.
* * *
Сәүдә эше түгел таныш,
Буталамдыр,
Мәрмәр диеп, яхшы табыш,
Бут аламдыр.
* * *
Йөрәк утың суынсын, дип
Уйный-уйный кар аттың.
Ут та, ук та булды карың,
Шулай үзеңә караттың.
* * *
Җәй ни, кыш ни, шәрә килеш
Баскан, каткан, нишли бу сын?
Сынга түгел, сиңа юк эш,
Ник киенсен, билен бусын?..
* * *
Тормыш хәле – язмыш мәле
Авылдагы балага.
Бәхетсезләр бәхет эзли,
Бәхетлегә бал ага.
* * *
Теләчеләр тәмле телле,
Минем нигә тел әче?
Миңа да син, әй, Теләче,
Тәмле телне теләче?