Беренче мохэббэт.

(дэвамы)
Тормыш шулай уз жае белэн дэвам итте.Балалар укып йорилэр,Фэнисэнен ботен тормышы эш тэ,бала.Башка бер иргэ дэ кутэрелеп тэ карамады,бу горур хатынга якын килерлек тугел диделэрме узенэ дэ эндэшкэн кеше булмады.Жэй коннэрен авылда энисе янында уткэрделэр.Ел саен Корьэнен укытып торды.Шулай вакыт утте.Ильдары мэктэпне тэмамлап,шофер хонэрен узлэштереп Армия сафларында исэн-сау йореп кайтып шэхэр арасында автобус йоретэ.Кыэы Лилия балалар бакчасында тэрбияче булып эшли.Эни кешегэ шул бэхет тугел мени,балалар исэн,узе исэн.Этисеннэн калган квартирны ремонтлап саттылар да,Лилия узенэ квартир алды.
Ильдары эргэсендэ.Фэнисэ дэ пенсия яшенэ житеп бара.
_Ильдар,улым.Йорегэн кызын бар шикелле,кэлэш итеп ал.Шушы квартирда сез яшэрсез.Мин пенсияга чыккач,авылга кайтам.Нэнэн картайды,сиксэнне тутырды бит,аны карармын.
_Эни, рэхмэт.Иртэгэ ук Элияне алып кайтам.
Кызы Лилиясе дэ кияугэ чыкты,матур гына яшэп яталар.Ул да эни булды,улы бар.Шулай ике баласына да туйлар ясады.
Ильдар да эти булды,анын да улы туды.Фэнисэ
дэ алтмыш яшен тутырды да,авылга кайтты.Энисе ул вакыт авырый иде инде.
Оч ел постельдэ яткан энисен карап,сонгы юлга озатты.
Кызым,бэхил булыгыз.Мине карадын,рэхмэт сина.Сезне барыгызны да бик яратам,озак тормам китермен ахрысы.Узен рэтен белэсен,узен юарсын мине-диде энисе.Тонлэ Фэнисэ йоклап киткэн,шул арада энисе дэ киткэн иде.
Шулай итеп Фэнисэ узе ускэн йортта ялгыз гына яшэп ята.Балалар кайтып йорилэр.
Жэйнен бер матур киче,коту кайтты.,ныклап карангы тошмэгэн эле..
Фэнисэ азрак капка тобендэ утырды да,ойгэ керде.Кемдер ишек шакыды.
-Керегез,ишек ачык.
Момкинме керергэ? Ишек тобендэ озын буйлы,чэчлэре чалланган булса да матур итеп артка таралган,азрак сакалы да бар,бер ир басып тора.
Фэнисэ аптырап китте,кем булыр б у?Узе
русча сойлэшэ.
-Фэнисэ,не бойся.Это я,Ильдар.Ты помнишь меня.
Жэй уртасы булгач тышта якты,куркырлык тугел.Анын ынкаена Фэнисэ дэ русча сойлэшеп китте.
Фэнисэ нен яшь чактагы кебек аяк буыннары калтырап китте,узе Ильдарга карады да катты,бер суз эндэшэ алмый.Э кунеле эчтэн:_
_Ильдар,Ильдарым килгэн дип кабатлый.
_Фэнисэ,сина нэрсэ булды,эндэш инде-'дигэч кенэ айнып китте.
-Ильдар,эйдэ ут,утыр -,диеп,кулын сузып торган ир белэн куреште.Ильдар да _"Эйдэ, Фэнисэ,яшь чактагы кебек капка тобенэ чыгып утыраек_диде.Алар икэулэп капка тобендэге
скамейкага чыгып утырдылар.Фэнисэ нэрсэ эйтергэ белми торганда,Ильдар сойлэп тэ китте.
Эни -эти картайды,туган якны куреп кайтаек дигэч,аларны алып кайттым.Алар эле монда яшэгэн туганнарда.Мин Фэнисэ сине бервакытта да онытмадым,эле кайткач та
синен исэнлегенне сораштым.Ирен исэн булса да килер идем,курер идем.Синен хатынны алдым мин, Фэнисэ.Нэрсэ уйларга да белмэдем,яшь идек,кайтып йореп булмас дидем,сине ометлэндерэсем килмэде.Синен
намуслы,акыллы кыз икэненне анладым мин шунда ук.Узем эйткэнчэ,маржа кызына ойлэндем,Ике бала устердек,бер кыз хэм бер малай.Эйбэт яшэдек,хатыным да акыллы булды.Мин алтын чыгарган жирдэ инженер булып эшлэдем,хатыным шэфкэт туташы булып эшлэп,пенсияга чыктык.
Менэ илле елга якын вакыт уткэч,тагын язмыш безне осраштырды.Уземне ничектер синен алда гаепле кебек курдем,эле сине кургэч кунелем тынычланды.
Ильдар,эйе,сина кадэр минем бер егет белэн дэ убешкэнем булмады.Син минем беренче мохэббэтем булдын.Син минем еракта,буй житмэс жирдэ,минем очен генэ янган йолдызым булдын.Сине сагынганда да узен курсэткэн йолдызга карап синен белэн сойлэшэ идем.Кияугэ дэ ул егет сина охшаганга гына,баребер бер чыгарга кирэк дип кенэ чыктым.Ул егет минем ирем хэм балаларымнын этисе булды.Бэлки анын алдында гаебем дэ бардыр.Язмышымнан
зарланмыйм,безнен язмышлар шулай язылган булган инде.
Фэнисэ,мин шул тиклем шат,сине куруемэ.Тормышыннын эйбэт булуына да бик нык куанам,кунелем тыныч.Гомернен азагы житеп килэ,башка курешэ алмабыз инде.Картлыгыбыз бэхетле,кунелебез тыныч булса иде.
Ильдар,мин дэ синен очен шатмын.Бу курешуебез безнен кунеллэрне тынычландырды,безне бэхетле итте.Рэхмэт сина,минем ерак йолдызым.
Ярар,тагын бер кат рэхмэт сина,мине онытмаган,мине шатландырган очен.
Аларнын кузлэренэ яшь тыгылды.Куз яшеннэн оялырлык яшьтэ тугел инде алар.
Хуш,сау бул, Фэнисэ! Ильдар урыныннан кузгалды хэм жайлап кына кайтыр юлга кузгалды.
Хуш,сау бул,минем беренче хэм сонгы мохэббэтем _дип Фэнисэ капка тобендэ торып калды.

Комментарии

Комментариев нет.