Произошла проблема с интернетом
Войти
|
Регистрация
Земфира Зайнетдинова
Заметки
18 июн
Земфира Зайнетдинова
поделилась темой
Тюрюш!
Вс 11:14
Түреш мәчетендә Корбан бәйрәме
16 нчы июнь көнне безнең авыл халкы Корбан гаете намазына мәчеткә җыелыштылар. Азан әйтеп, авыл мәчете мулласы Мустаев Рүфәт Салихян улы якташларын бәйрәм белән котлады,вәгәзләр укыды, Корбан бәйрәменең тарихын сөйләде. Аннары җәмәгать белән бәйрәм намазын укыдылар. Түрешлеләр дини бәйрәмнәрне күмәкләшеп, ярдәмләшеп ел саен мәчеттә үткәрәләр. Авыл хатын-кызлары бәйрәм табынын милли камыр ризыклары белән матур итеп бизәделәр,Рәүф Халимов кызы Энҗе белән пылау пешерделәр.
Өстәлләр артында олысы, кечесе җыелдылар. Өлкәннәр аралаштылар, үткәннәрне искә алдылар.Авылыбызның имам- хатибы Гареев Лотфрахман Муллагали улы авылдашларны бәйрәм белән котлады. Корбан гаетенә килгән кунаклар арасында мәктәп укытучылары да бар иде. Балалар да килгән. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәткән мөселман дөньясының иң зур, иң изге бәйрәмнәренең берсе авылыбызда оешкан төстә үтте. Барыбызның эшләгән изге гамәлләре, чалган корбаннары, мәчеткә яхшы ниятләр белән күчтәнәчләр алып килүчеләрнең игелекләре Аллаһы ризалыгында булсын! Мәчетебездә яхшы теләкләр генә яңгырады.
Показать ещё
0
•
16

1
30 мая
Земфира Зайнетдинова
поделилась заметкой
Буздякский интернат
18 мая 2020
#75 лет Победе#
0
•
3
4 мая
Земфира Зайнетдинова
поделилась темой
Рецепты татар. Ризыклар. Татарстан. Казань
22 фев
Дрожжевой пирог с творогом и крошкой ( Эремчек бэлеше), здесь тонкое мягкое тесто, много вкусной творожной начинки и сверху хрустящая крошка - очень вкусно, 100%!
...
0
•
1
Все заметки