“Йәсин” сүрәсе фазыйләтләре

“Йәсин” – Коръәндәге 36нчы сүрә. Гадәттә, бу сүрәне каты авырып урын өстендә яткан кешеләр янында укыйлар.
Төрле риваятьләрдән билгеле булганча, шундый авыру янында “Йәсин” сүрәсе укылса, аның хәле җиңеләячәк [Әбү Давыд (3121), Ибен Мәҗҗә (1448), әл-Хәким (1/565), Әхмәд (5/27) һ.б.], ә инде тәкъдирләнгән ашыйсы ризыгы, сулыйсы һавасы беткән очракта, бу авыру җиңел җан бирер, ди...
Кайбер чыганакларда хәбәр ителгәнчә (мәсәлән, Дарими, Фадаилүл-Коръән, 21, №3418), “Йәсин” сүрәсен укып Аллаһ ризалыгын һәм бу дөньяда да, ахирәттә дә Аның рәхмәтендә булуын сораган кешенең гөнаһлары ярлыканыр.
Ошбу сүрә хакында тагын шундый мәгълүмат та бар:
- һәр нәрсәнең йөрәге бар, Коръән йөрәге исә ул – “Йәсин” сүрәсе. Кем бу сүрәне укып чыкса, шуңа Коръәнне ун мәртәбә тулысынча чыгу саваплары бирелер;
- әгәр кеше көн башында (иртәнге намаздан соң) “Йәсин” сүрәсен укыса, аның шул көн дәвамындагы эшләре уңышлы, бәрәкәтле булыр, Аллаһы Тәгалә аңа сораганын бирер;
- “Йәсин” сүрәсен укыган кеше ач булса – тамагы туяр, адашса – үз юлына чыгар, әгәр малын (терлеген) югалтса – шуны табар, дошманнан яки түрәдән курыкса – куркуы бетәр, үлеме алды укылса – җанын җиңеллек белән тапшырыр;
- бәбәйләргә вакыты җиткән хатын-кызның хәле бик мөшкел булып, “Йәсин” сүрәсе укылса, ул баласын җиңел табар.
Безнең җирлектә “Йәсин” сүрәсен мәет ашларында уку гадәткә кергән. Бу йола “Йәсин”не мәетләрегезгә укыгыз” дигән мәгълүматка нигезләнеп башкарыла. “Йәсин” сүрәсе укылып саваплары үлгән кешенең рухына багышланса, шул әрвахның җанына тынычлык ирешер, ди.
Кайбер риваятьләргә караганда, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү
гәләйһи үә сәлләм: “Йәсин” сүрәсе минем өммәтемдәге һәр кешенең күңелендә булса иде...” – дип әйткән. Бу сүрә турында Әбү Әхмәд дигән галим болай дигән: “Кайберәүләр көнне кофедан башка башлый алмый, мин исә үз көнемне “Йәсин” сүрәсен укымыйча башламыйм. “Йәсин” сүрәсендә Кыямәт көне куркынычы һәм гөнаһлар өчен җәза турында әйтелә, шуңа күрә аны уку Аллаһы Тәгаләгә якынайта... Бу сүрә миңа көн саен тормышымның чын хакыйкый максатын исемә төшерә, ул – Аллаһка гыйбадәт”.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Комментарии

Комментариев нет.