Вера Петровнага, элек эшләгән җиреннән шалтыратып, 75 яше белән котлаячакларын әйткәч "түбәсе күккә" тиде.

Инде эшен ташлавына да ун ел булып киткән, онытмыйлар, Ходайга шөкер! Ничек котларлар икән!? Открытка биреп кайтарсалар да риза инде ул ризалыкка...Искә алулары әллә ни урынына бит.
Менә ул көн килеп тә җитте. Вера Петровна иң матур киемнәрен киде, бизәнде ,төзәнде. Соңга калудан куркып бер-ике сәгатькә иртәрәк тә китте әле.
И шатланды инде. Элеккеге хезмәттәшләре белән күрешүләр, үткәннәрне искә алулар үзе бер бәйрәм булды. Аның кебек тагын алты юбиляр килгән иде.
Директор урынбасары аларны матур сүзләр белән котлап, һәрберсенә мең тәңкә акча салынган конверт тоттырды. Аннан завод ашханәсендә аларны бик тәмле итеп сыйладылар. Җитмәсә соңыннан азык-түлек тутырылган пакет та тоттырдылар. Анда 2 кг он, берничә төрле ярма, балык консервалары, өч литрлы банка алма согы бар иде...
Яхшылыкка яхшы инде анысы, тик ничек моны күтәреп кайтырга?!
Кадрлар бүлеге мөдире ягымлы елмаеп:"Гүзәлкәйләрем, күтәрә алмасагыз кайберсен минем кабинетта калдырыгыз,бер кайда югалмас, мөмкинлегегез булганда килеп алырсыз"-диде диюен...
"Эхе, калдыр сезгә, шиш табырсың аннан!"дип уйлады, бу тормышта төрлесен күргән карчык. Барын да алып кайтырга булды. 10 кило күтәрә ала торган, супермаркет пакеты да сумкасы төбендә генә яткан икән...Барын шул пакетка тутырды да 3 литрлы сокны култыгына кыстырып кайтырга чыкты.Юллар бик бозлавык булганга, сак кына атлады...
Торган җире ике тукталыш кына, аның, гомере буена эшенә җәяү йөреде. Бүген дә шул таныш юлдан атлады, ике кулы да буш булмагач автобуска кереп булмас дип уйлады.
Йөге авыр булса да, юл тайгак булса да күңеле шат аның. Бер уйласаң бу сокның кирәк җире дә юк, үз бакчасыннан согын да, компотын да күп ясады.Алма ишелеп уңды бит быел.Ә бу мәңге ашамаган ярмалар- "Чечевица" "Ячка"дип язылган тышларына. Ярый, "Биргәннең битенә төкермиләр, берәр ничек файдасы күрелер әле"дип уйлады.
Юл чатында Вера Петровна туктап хәл җыйды. Светофорда һаман яшел янганны күреп алга атлады атлавын, тик урамның яртысына да җитми калды,яшел сүнеп тә куйды.Инде алгамы арткамы барырга белми каушап калган карчык бик яхшы машина каршында туктап калган икән, җитмәсә. Тегесе карчыкны ашыктырып,нык итеп кычкыртып җибәрүе булды, Вера Петровна бозлы калияга басып таеп та китте, чатай-ботай килеп барып та төште.Култык астындагы банка шартлап ярылып китте.Узе капчыгы өстенә барып төшкәнгә имгәнмәде имгәнүен. Тик менә андагы он пакеты да ,ярмалар да ярылып яталар иде инде. Руль артында утырган яшь егет белән, янындагы чибәр кыз тәгәрәп көлергә тотындылар.
Вера Петровна чак күтәрелеп аягына басканда теге икәү һаман эчләре катып көлә-көлә, чык инде юлдан дип, кул болгыйлар иде...
Әби иелеп пакетын җыя башлауга тагын бер көчле сигнал яңгырады. Менә шунда карчыкка әллә нәрсә булды. Әтисенең , фронтта ничек итеп танкларга граната очраганын сөйләгәннәре исенә килеп төште. Исән калган бер пакет ярманы бармагы белән төртеп тиште дә машинаның алгы тәрәзенә чәпәде. Аның артыннан калган пакетлар да берәм-берәм очты. Моны көтмәгән ир машинасының ишеген бер ачты бер япты,никтер чыгарга кыймады.Җепшек кардан юеш машинага, ярым җыртык он пакеты да очып килеп, машинаны "чучка" ясады.
Пакетындагы"снарядлар"беткәнне күргәч , Вера Петровна балык кәнсирен кулына алды... Бер мәл генә егетнең коты очкан күзләренә карап торды да,кәнсирләрне сумкасына ташлап, алпан-тилпән атлап, юлны аша чыгып китте. Атлавы җиңел, рәхәт иде аңа. Әйтерсең фашист таныгын шартлатты диярсең!
Әтисе күктән күреп горурлангандыр кебек тоелды хәтта үзенә! Ә ярмалар... Барыбер ашалмас иде инде, андый ярма ашаганы юк бит аның...
Матур машина исә озак кына урыныннан кузгалмый торды.Егет кем беләндер телефоннан сөйләште дә сөйләште. Аның машинасының кыяфәтен , машина алдында чәчелеп яткан әйберләрне күргән бар халык, монда ниндидер "фронт сызыгы үткән" икәнне аңлап, көлеп уздылар.
Ә кичен, торт күтәреп, Вера Петровнаның оныгы килеп керде. Әбекәем, мин сине борщ белән пироглар пешерергә генә сәләтлесең дисәм... Кара әле,син граната белән танкка каршы чыгарга да булдырасың икән бит! Бүген син Ютуб йолдызы!-дип көлде.
"Иске гвардия" ның ачуын чыгармагыз!...-диде әби.
Билгесез автордан.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.

Комментарии