Февраль ае иде.

Ул көннән минем күз алдымда, әниемнең коты очкан күз карашы калды. Ике фашист кулларымны каерып мине, унҗидесе яңа тулган кызны, өебездән алып чыгып киткәндә,әни, ялан тәпи артыбыздан йөгереп чыгып,карлы күтәрмәдә басып калды.Мине алып киткәч, кычкырып елый-елый, гомерлеккә тавышын югалткан ул.
Авылның бар булган яшь- җилкенчәген,машинаның ачык кузовына төяделәр. Безнең авыл зур булганлыктан,күпбез. Сарык көтүе сыман кысылып утырдык. Котыбыз очкан... Кая илтәләр, кай тарафка, ни өчен алып китәләр безне? Берни белмибез. Салкын, кар ява. Кыз балаларның күз яшьләре битләреннән агып, туңа бара. Егетләрнең йөзе таш булып каткан... авыл ягыннан күзләрен алмый алар. Өшедек, ачыктык, туңдык... Винтовкаларын безгә төбәп, ике сакчы да безнең белән бара. Өшегәннәр... борыннары зәп- зәңгәр. Безнең кышны алар күрәлми...Нәк безне күрәлмәгән сыман. Без алар өчен хәтта икенче сорт кына да түгел...Безне алар бөтенләй кешегә санамый иде кебек.
Ике -өч сәгать чамасы баргач, тимер юлы станциясенә килеп җиттек. Безне идәненә бераз салам ташланган товар вагоннарына төяделәр.Кеше шул кадәрле күп,кешеләр башларын берсе өстенә берсе салып ята.Вагонның бер почмагына тишек тишелгән. Бу тишек бәдрәф ролен уйный.(Шул көнне үк, егете янында булганлыктан,йомышын йомышларга оялган кыз, бәвел куыгы шартлап үлде)...
Германияга ике атна чамасы бардык. Суык, сасы ис, ачлык һәм поездның туктаусыз такылдавыннан һәркайсыбыз шул кадәрле йончыган идек, поездан төшкәч аякка баса алмый яфаландык.
Килеп җитүгә чәчләрне алдылар,салкын су белән юындырдылар, ниндидер бик сасы сыекча белән коендырдылар. Бу дезинфекция дип аңладык, чөнки бет, бу ике атна эчендә нык таралган булган күрәсең.
Икенче көнне барыбызны да кирпеч сугу заводына эшкә кудылар...
Минем бурыч, кызыл балчыктан кирпеч булырдай масса ясау һәм конвеерга салып җибәреп тору. Бу эш шул кадәрле авыр иде,кичкә, бөтенләй хәлдән таеп, баракка кайтып егылдык. Беренче көнне үк балчыктан куллар ярылып, шул ярыклардан кан саркып тора башлады. Бигрәк тә, минем янда эшләгән Белорус кызы Тая нык яфаланды. Аның ап ак тәне тиз биреште.
-Син каян?
-Курск ягыннан.. Ә син?
-Мин Витебсктан.Мин Тая.
-Мин Валя...тсс сакчы килә. Артыбызга автомат тоткан сакчы килеп басты.
Тая белән дуслашып киттек. Хәтта баракта бер бүлмәгә эләгә алдык. Кара таңнан, кара төнгә кадәр эшләгән кул -аякларның сызлавын,сүзләр белән генә сөйләп аңлатырлык түгел.Көнгә бер генә ашаталар, хәлебез юк. Шулай булса да йокларга яткач, Тая ,колагыма гына Белорус җырларын җырлый... Башка йончып арып йоклаган эшчеләр ишетмәслек итеп кенә, пышылдап кына җырлый. Аның җыры сирпеп кенә яуган яңгырны хәтерләтә. Аннан елый башлый. "Әнине сагындым" ди. Аңа мин дә кушылам. Аннан фашист солдатының, ничек аны ишек алларында үскән агачтан йолкып алганын әрнеп сөйли. Мин аның яшьләрен сөртәм, яргаланып беткән кулларын сыйпыйм."Кайтырсың, һичшиксез кайтырсың -димен,-кайтып ул агачның кайрыларын үбәрсең әле, Тая, елама"... -димен.
Бер елдан безне кирпеч киптерә торган цехка күчерделәр. Монда эш тагын да авырырак.Эссе. Кирпеч тезмәләрен бер урыннан икенче урынга ташыйбыз.Кайчан да булса әни була алырбызмы соң, дип кайгырабыз, чөнки бу эшләр безнең саулыкның төбенә төште.
Тагын бер елдан, завод ябыла икән, кызыл армия якынлаша икән дигән хәбәрләр йөри башлады.Заводта эш тукталды диярлек. Шул көннәрдә кирпеч өеме авып, Таяның аягы сынды. Сакчыларга әйтеп карасак та, борылып кына китә иделәр. Соңгы көннәрдә ул инде йөри алмый, барактан да чыга алмый ятты.
Мин һаман эшләп йөрим.. төрле җыештыру эшләрендә.
Бер көнне, Маша исемле кыз белән арткы ишек янында эшли идек. Бер сакчы ишарәләп, үзенә таба килергә кушты. Мин ул кешене яхшы белә идем. Андрей бабай.Нимесчә Андрес диләр аңа.Ул күптән Рәсәйдән Германияга күчеп килгән кешеләрдән. Русча ничек сөйләвеннән дә аның монда күптәннән яшәве аңлашыла.Аның хатыны немка. Кай вакыт,Андерс бабай, безгә нинди дә булса ризык алып килә иде.
Кулымнан тотып, бабай мине тар гына коридор буйлап йөгертеп алып китте. Икенче кулым белән Машаны чак эләктереп өлгердем.Кинәт уңга борылып тар гына ишектән кердек. Мин яшерәм сезне матурларым,-диде бабай ,-Бүген кич эшчеләрне атарга дигән приказ бар, урманга алып китәчәкләр... сез белә идегезме?
-Әйе, тик...безгә бит "Сезне шәһәр читенә чыгарабыз, анда яшәү сезгә яхшырак булыр" дигәннәр иде. Ул, шулай сөйләнеп, тагын бер ишек янына өелгән агач тартмаларны алып ташлый башлады.Без дә аңа булышырга керештек. Ишек ачылуга тышка килеп чыктык. Бу без яшәгән баракның икенче-арткы ягы иде.
Кире керегез дә ун минут көтегез диде Андрей бабай,-әгәр мин килмәсәм үзегез әнә теге капкадан чыгыгыз. Төгәл ун минуттан, ишеттегезме?! Төгәл ун минуттан!
-Тая,-димен,дустым искә төшеп,-Таяны калдырмаска иде бит, ул да качырга тиеш.
-Юк, юк,-диде бабай, сезнең бары тик ун минутыгыз бар. Минем шулай сөйләшенгән, һәм акча түләнгән аңлыйсызмы!?Күп акча.
Бабай китүгә,бар көчемә баракка карый йөгердем...Тая кайтырга тиеш,әнисен күрергә, теге агачны кочарга тиеш...Ышанычлы адымнар белән очраган немецлар яныннан уздым.Бәхеткә консьержка урынында юк иде.Тая авыртудан ыңгырашып сәндрәдә ята. Өч сүз белән генә аңлаттым да, аны иңемә күтәрдем. Шул чак ишектә консьерж күренде:
-Кая?!!-диде ул күк күкрәгән сыман,ямьсез тавыш белән.
-Медпунктка рөхсәт иттеләр,-дип алдадым. Тышка атладык. Күрше бинада урынлашкан медпунктның ишек алдына кергәнче, теге артыбыздан карап торды. Инде, мондагы санитар, ишетеп килеп чыкмасын. Монда, тын да алмый торган ун секунт бер сәгәть булып тоелды ...
Аннан чыгып барак артына юнәлдек. Ярдәмгә Маша да йөгереп килеп җитте...
Андерс бабай алдан бара.Куркудан дер калтырыйбыз.Тая зәп-зәңгәр булып шешкән аягының сызлавын да онытты кебек.Дәшми атлый...
Андерс бабай безне үз йортының подвалына төшереп яшерде. Аның хатыны,Таяның аягын ике ягына такта куеп, бәйләде. Монда ничә көн кунганны хәтерләмим дә инде...
Бер көнне шәһәрдә көчле шартлаулар башланды. Андерс бабайның йорты селкенеп селкенеп куя иде... Рәсәй гаскәрләре килүе иде бу.
Подвалдан чыккан көнебездә хуҗабикә безне юындырып, үзенең күлмәкләрен бирде.Шул көнне Американлылар да килде. Аларның ап ак тешләрен балкытып, гел елмаеп сөйләшүеннән җаннарыбыз җылынды. Җитмәсә тәмле консервалар, шоколад белән сыйладылар алар безне. Телләрен аңламасак та,күңелдә бәйрәм иде, ә башта бер генә уй"Өйгә, өйгә кайтабыз... Өйгә!" Хәрби хирург Таяга укол ясап, аягына гипс салды. Җитмәсә аңа костыль дә бирделәр. Аннан машинага утыртып,безне тимер юлы станциясенә озаттылар...
Китәргә торган поезд кешеләр белән шып тулы иде, шуңа ике хатынны төшереп,Таяны гына алдылар, ә калган халык , баскыч белән вагон башына үрмәли иде. Маша белән без дә вагон башына менеп утырдык. Белоруссиягә кадәр юлны шулай,вагон башында кайттык.Яз булса да, суык, өстә җил.Теш тешкә тими.Тик безне суык та ачлык та куркытмый, чөнки өйгә кайтабыз...
Бер таңда Таяның тавышына уянып киттем.Юлдан йончыган кыз, костылена таянып чак басып тора:
-Валя, Валя!Валечка син кайда?
Валечка мин кайтып җиттем!Син дә исән сау кайтып җит! Хаерле юл Сиңа! Рәхмәт сиңа, барсы, барсы өчен! Валечка , онытма мине!!!
-Хуш, Тая! Син дә мине онытма!
Поезд кузгалды.Тагын бер станцияны үткәч безгә баскыч суздылар. Вагонга төшеп утырдык...
Ике ел тәмуг эчендә яшәгән кешенең, туган җиренә кайтуын, таныш җирләрне, таныш урманнарны күрү хисе, күңелләрдә нинди ташкын уятканын сөйләп,аңлатып була микән!?
— Безнең кешеләр.. Безнең солдатлар.. Алар чын.. Алар елмая икән, чын күңелдән елмая, ясалма түгел. Күңел эретерлек. Арыган, йончыган алар, хәтта кырыс... Тик , аларны бер күрүдән дә күңел тула, елыйсы килә... Һәм елыйсың... Бар кеше елый.Солдатлар! Алар без күргән хәтле генә күргәнмени!?. Алар ни кадәр авырлык күргәнне, үзләре генә белә.
Мин кайтып кергәндә әни бакчада бәрәңге утырта иде. Мине күргәч, хәле китеп, җиргә тезләнде ул.
Чәчләре ап-ак иде аның... картайган.Тамагыннан ниндидер сызгыру кебек аваз гына чыга. Шулай да әтинең үле хәбәре килгәнен аңладым.Кочаклашып өйгә кердек.
Минем үземне дә, туганнар, күршеләр, авылдашлар танымады. Ун елга картайгансың диләр.
Баштан үткәннәр, куркыныч төш сыман, еракта калды, тик онытылмый. Ничә еллар узса да, онытылмый...
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.

Комментарии