Рамзис Мишәр
15 фев

Сине эзлим..

Вакыт бары китә.
Сиңа дәшәм..Бары кайтаваз..
Учлап алам җирдән кар кисәген
Эреми ул суык аңа, туңган,
Кыш уртасы кайдан булсын яз?
Пышылдый тик:-Ул юк монда..
Мин ышанмый җилдә йөгерәм.
Бәлки җилме сөйләр синең хакта,
Җилләре дә оча җылы якка:
-Калдыр ..туңам, юкса өлгермәм..
Ни эшләргә? Һич тә аңламыймын,
Тоям, син күк..бик - бик якында.
Үз- үземне шулай алдалыймын,
Хыял канатында утка очкан,
Күбәләктәй, янам ялкында..
Юк, үлгәч тә, сине эзләрмен күк,
Җаным күтәрелер нур булып.
Йолдызлардан сине мин сорармын.
Тик алар да суык бу җиханда,
Әйтер сыман:-Юк ул монда юк..
Кабат җиргә төшеп, дөньядан,
Үтенермен:- Кайдан эзләрмен?
Йөзенче кат, җавап таба алмый,
Ә шулай да, хыялымнан калмый,
Мин табармын синең эзләрең..
Күреп сине, тик югалып ла калып,
Бик ерактан.. сәләм бирәм күк..
Бары үкенечәр җанда калка,
Карашларым кинәт эчкә бата,
Син яшисең, ә мин инде юк...
Тәрҗемә-Рамзис Мишәр.
Автор-
Тебя ищу, но время убегает, ,, ,, ,
Евгений Копылов
(Тебя ищу, но время убегает,
Тебя зову, но эхо лишь в ответ.
Беру в ладони снег, а он не тает,
Лишь тихо шепчет, что тебя здесь нет.)

Комментарии

Комментариев нет.