​​Бу турыда белә идегезме?

✅ Ботакларны тамырландырырга куйганда аларның яфраклары булмаса алар караңгы урында тизрәк тамырланачаклар, ә менә 1-2-3 яфраклары булса, бу очракта аларга якты урын кирәк тамырланырга.
✅ Үтәкүренмәле савытта озаграк тамыр җибәрәләр, ә үтәкүренмәле булмаганында - тизрәк.
✅ Ботакларны тамырландырырга куйганда су күп салсагыз аста кислород әз булачак һәм алар тамырлана алмыйча чери башлый.
✅ Ботакларны тамырландырырга куйган суны алмаштырырга ярамый, ә өстәп торырга кирәк. Һаман су алмаштыру алар өчен стресс була.
✅ Ботакларны тамырландырырга салган суга 1 таблетка активированный уголь салыгыз.

Комментарии