К А Й Т У (Дәвамы)

--------------------------
Тарихи хикәя 4 БҮЛЕК
Ирида Акалы
-----------------------
Өч көннән соң күршесе Фатима Кәшифә янына кереп җитә:
-Кичә кичләтеп кенә теге зимагур Фәррах кайткан икән бит ,безнекеләр дә кайтып җитәрләр әле,Казан ерак ара түгел,-дип,бүгенге көн яңалыгын чәчә.
-Сорамадыңмы соң,калганнар кайда икән,ник үзе генә кайткан???
-Ул күрше авыл Агачтан өч кеше белән кайткан,тик барысы да исерек ,мин Фәррах түгел,мин Федор дигән сүздән кала бер сүзе аңлашылмый,төрлечә сорап карадым.Чукынып кайтканнар,шуңа чыгарганнардыр боларны.
-Кайтырлар,безнекеләр дә кайтырлар,сабыр булып көтик кенә.
Алар сөйләшеп торган мәлдә өй ишеген авыл старостасы какты.
- Ике сәгать эчендэ кирәк -ярак киемнәрегезне җыеп ,мәчет янына җыелыгыз. Ризык та алыгыз үзегез белән.Бу икегезгә дә кагыла.Балаларны җылырак киендерегез,-дигән фәрман биреп чыгып китә.
Ике хатын аптырашта кала.Ирләре янына барырга кушалармы соң???Тик балаларны ник алып барасы?Көннәр суыкка авышкан була бу вакытта.Кәшифә үзе дә тәне кызышып бер ята,бер тора гына йөргән була .
Тик нишлисең,бу старостаның гына сүзе түгел,югарыдан төшкән фәрман ,буйсынмыйча булмый.Алар ашыга,ашыга җыена башлыйлар.
Өйлә турысында мәчет янында Казанга алып киткән ирләрнең хатыннары җыела. Аларга олауларга утырырга кушалар.Кәшифә белән Фатима бер олауга эләгә,балаларны толыпларга төреп утырталар.10 олау көн кичкә авышканда юлга кузгала.Кая баралар,нинди юл көтә,берсе дә белми .Кәшифә үзенең хәлсезләнә баруын тоя,бераздан бөтенләй аңын җуя.
Аңына килгәндә инде караңгы төн җиткән,балалар да йоклый,Фатима да кызы Әминәнең башына башын куеп йоклыйлар.
Икенче көн тугач,туктап ашап алалар,шунда Фатима бар ишеткәннәрен Кәшифәгә сөйләп бирә:
-Бездәге хәлләр әле түзәрлек икән.Кичә барганда кайсы якка гына карасам да янгын,авыллар дөрләп яна.Рус патшасының әмеренә риза булмаганнарны авыллары белән яндырганнар икән бит.Әнә чирмеш,ар,чуашлар атакай янына үзләре барып чукынган,аларга 3 ел ясак түләмәскә дигән язу да биреп кайтарганнар.Алардан күрмәк кайбер татар авыллары да бердәм сөйләшеп куеп бөтен халкы белән чукынган.Ә үзләре бикләнеп куеп өйдә генә намаз укыйлар икән.Андыйларны хәзер татар дип түгел,яңа исем белән,керәшен дип йөртәләр икән.Ничә авылны үттек,беркайда да азан тавышы ишетелми.Шулай бетәрбезме икән?Кайларга юл тотканны да аңлый торган түгел,сакчылардан сораштырып карыйм,Мәскәү юлы ,диләр.Чынлап Мәскәү күрергә барабызмы икән әллә,әйгенәм???
-Ничек инде үзләре теләп чукынган???Бу мөмкин түгел!!!Ата-бабаларыбыз дине бит ул Ислам дине.Без бит потларга табынучы мәҗүси марилар түгел, без Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтеннән,без бит мөселманнар!!!
Инде мәчетле авыллар бетә,бары анда-монда чиркәүле салалар гына күренә ,төтен исе дә тамакны ярып керми башлый.Олаулар да кими.Тагын бер көн баргач ,кичкә авышканда Кәшифәләрнең олауын да туктаталар.Бу Муром өязендәге зур чиркәүле Мошок саласы була.
Шунда гына бу мескен хатыннарга аларның киләчәк язмышын ачып салалар:үзләрен рус христиан ирләренә кияүгә бирергә,балаларын бик дини христиан гаиләләренә асрамага тапшырырга.Бу көтелмәгән карар хатыннарның башына барып җитәрлек хәбәр булмый.Барысына да түзәргә әзер Кәшифә,тик балаларыннан гына аермасыннар иде дә бит!!!
... Озак еллар Явыз Иван гаскәрендә хезмәт иткән Степан исемле христиан кешесенә бирәләр Кәшифә-Катеринаны.Фатима тагын да аянычрак язмышка дучар була:мәңге исереп айнымаган Митяй була аның ире,ә кызы,14 яше дә тулмаган Әминәне күптән түгел хатынын кыйнап үтергән 40 яшьлек алпавыт Демьянга бирәләр.
Башта Степан Кәшифәне өнәмәсә дә, хатынның уңганлыгы,күндәмлеге,зифа буе һәм ак йөзе ирнең карашын үзгәртә.Бер ай үткәннән соң гына, бер-берсен аңлый башлагач кына Степан Катеринасының ник моңаеп йөргәнен аңлый ала.Ул балаларын уйлап көн-төн яшь түгә.
Эзли-сораша торгач Степан балаларның Мошоктан ерак булмаган Кондряев авылында балалары булмаган бер гаиләгә бирелгәнен белә.Төнлә Катеринаны алып күрше авылга юлга чыга һәм аны балалары белән очраштыра.Ләкин Сафа-Савелий

Комментарии

  • 15 апр 21:13
    Урыслар өчен без, бик тату яшәсәктә икенче сорт кешеләре дип кабул итәләр бик күпләре,шушы однаклассниктада мине башта язарга өйрән дип кыерсытырга уйлыйлар, мин бирешмим,мин ауылдан чыгып киткәндә аңлауын аңлый идем, җауап кайтарып дөрес итеп сөйләшергә әкренләп кенә өйрәндем, без чын татар телендә, татар әдәбиятен, Казанда басылып чыккан әлифбасын укыдык, чукындырмасаларда күрүебезчә безнең телебезне укытмыйлар,элек татары татарча, башкорты башкортча, чуашы чуашча, марыйлары марыйча, һәр кайсыбыз үз телендә укый идек, руссча ике дәрес, лит-ра, рус-грамматикасы, анда да күпчелек үс телебездә, әлеге вакытта бар халык урысча, ике дәрес башкорт теле, башкорт балалары да бик тырышып бармыйлар, теләге булганы үзе өйрәнә, булганын, мин китапханәдәге башкорт китапларында яратып укый идем, кызымны татарча язарга бәләкәйдән өйрәтте, нәнәсенә татарча хат яза иде, улым язганны укый, үзе язмый, чөнки ул үскәндә хат язышу бетте, телефоннан аралаша идек, башта өй телефоны, аннары кәрәзле телефон, оныклар үкенечкә каршы урыслар, бәләкәе минем яндарак үскәч бераз аңлый, сөйләшергә теләми, атасыда, нәнәседә урысча сөйләшә, шулай булгач ни әйтәсең,монсының кирәге чыкмый,англиескийны өйрәнсен диләр, ансыда кирәк, но, но, но, тагын да бер но