2.

Марат ничек тә аларның өметләрен акларга тырышты. Маратлар район үзәгенә күчеп киткәндә, өлкән уллары Фаязга 1 яшь тә тулмаган иде әле. 2 елдан кызлары Гөлзада, тагын 3 елдан төпчекләре Искәндәр туды. Ул елларны Фаягөл балалар белән өйдә утырды, Марат үзе генә эшләгән акча яшәргә көчкә җитә иде. Марат Фаягөлнең әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәс өчен, карьера баскычы буйлап, югарыга үрмәләргә тырышты. Максатына иреште бит! Эх, күрсеннәр иде алар бүген кызларының, оныкларының нинди шартларда яшәгәнен! Бүгенгесен күрмәсәләр дә, риза булып китте картлар.
Гаиләсен мохтаҗлык кичерми, рәхәт яшәтәсе килде Маратның. Теләгәненә иреште. Балалары да, кечкенә вакытта очын очка ялгап яшәгәч, бүгенгенең кадерен беләләр. Ике улына да башкалада өй төзергә ярдәм итте Марат, кызының гаиләсенә фатир алырга булышты. Фаягөл белән дә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тату яшәделәр.
Дөньясы түгәрәк кебек тә соң Маратның, тик нигәдер соңгы вакытта гел эче поша. Җаны тыныч түгел. Бәлки, эше шундый булгангадыр. Кеше арасында гына "район хакимияте башлыгы" диюләре матур яңгырый, чынлыкта исә, аның нинди авыр, җаваплы, тынгысыз эш икәнен үзе эшләгән кеше генә белә. Һәрвакыт халык күз алдында, һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк, гел юлда. Менә бүген дә эш сәфәре белән Уфага китеп барышы. Арый, бик арый Марат Хисам улы. Әллә яше дә 60 ка якынлаганга микән. Өенә кайтып, бер гармун тартып җибәрсә, өй эче моңга күмелсә, бөтен арулар онытыла да соң, тик соңгы вакытта гармунын кулына алырга да вакыты юк. Кичә күрше районда киңәшмәдә йөреде, аннан алда авылларны йөреп чыктылар. Кайчан бу тәнгә һәм тынгысыз җанга ял итәргә мөмкинлек табылыр икән? Әле соңгы вакытта ютәле бетми, тын җитми, табипка күренәсе иде дә, кайчан җай чыгар икән?
Ыгы-зыгысы белән бу көн дә үтеп китте. Юлдан соң арып-талып кайтып, йокы бүлмәсенә кереп яткач, Маратның күзе шкаф башындагы гармунына төште. Эх, гармун дус, кайчаннан бирле синең белән серләшкән юк! Күрекләреңне сузып, бер моңланып алганда, эч пошулары да, ару-талулары да юкка чыгар иде. Эх, дәрт бар да соң, дәрман юк.
Шул вакыт ишектә Фаягөл күренде.
- Арыдыңмы, Марат? - диде ул.
- Әйе, соңгы вакытта руль артында булмасам да, юл йөрүләре арыта.
- Әй, картым, әллә син дә картаясың инде? - дип көлде Фаягөл.
Әнә шул көлүләре белән җәлеп иткән иде ул Маратны яшь чакта. Әле дә сөйкемле аның хатыны. Бәхетле яшәделәр алар, тату гаиләдә балалар үстерделәр, хәзер кунакка кайткан оныкларны сөеп, тагын да арткан бәхетләренә сөенеп кенә яшисе бит. Булган бәхетенә сөенергә, аның кадерен белергә дә вакыты юк шул Маратның.
- Карале, Марат, - диде Фаягөл. - Киләсе сишәмбедә ашыгыч кына барасы җирең юк бугай. Мин сине Уфадагы шәхси клиникага табипка яздым, шунда барыйк әле, Илдус белән сөйләштем. Ютәлең бетми бит, тын өстенә тын аласың. Эш качмас.
- Юкка мәшакатьләнгәнсең, үтеп китәр әле - диде Марат.
- Үтеп китәрлек булса, үтәр иде инде. Син берничә ай шулай йөрисең бит инде. Күренеп кайту комачауламас.
- Ярар инде, ярар - дип, ризалашты Марат.
Дәвамы бар

Комментарии