17 өзек

Бераз тыңлагач, Әбүзәр абзый жилет кесәсеннән сәгатен чыгарды. Бу аның вакытны әрәм итмик дигән ишарәсе иде. Яңгура аңа матур итеп баш иде:
— Хезмәтегезгә әзермен.
Шәһәр клиникаларының берсендә хирургия кафедрасы җитәкчесе доцент Фазылҗан Яңгура үзеннән түбәнрәк дәрәҗәле кешеләр арасында гына түгел, үзеннән өлкәнрәк дәрәҗәле коллегалары даирәсендә дә исем-абруен югары тота иде. Юк-бар эш белән вакытын әрәм итмәс, һәр чакырган җиргә чабып бармас, әмма кирәк урында баш та тартмас. Аның исеме гыйльми конференцияләрдә — һәм республикада, һәм үзәктә телгә еш алына, матбугат битләрендә еш күренә, җәмәгатьчелек арасында да бик
билгеле иде. Җаваплы консилиумнарның берсеннән дә аны калдырмыйлар. Шуларның барысы өстенә аның «кыю хирург» дигән даны да шаулый. Ихтимал, шуңа күрәдер дә аның гыйльми докладлары медицина эшчеләре арасында һәрвакыт зур кызыксыну тудыра, бик күп халыкны тарта. Яшь медикларның күбесе аңа хәтта гашыйк иде.
Кыюлыкка яшьләрдән дә күбрәк баш игән кеше юк бит.
Кулына авыруларның тарихлары салынган папка тоткан Маһирә ханым килеп керүгә, Яңгура аңа беренче булып кул бирде. Маһирә ханым үз чиратында аның сәламәтлеген сорады.
— Сезнең хәер-фатихада, — диде Яңгура шаян гына. — Сез әллә гел яшәрә барасыз инде, Маһирә ханым? Күргән саен чибәрләнә генә барасыз. Маһирә ханым чак кына кызарып куйды. Кыз чагында Яңгура аңа күз атып йөргән кешеләрнең берсе иде. Ул, заманның гадәте буенча, мәхәббәт хатлары да язгалады.
Маһирә ханымның кара болыт кебек чәчләре вакыт-вакыт аны акылдан шаштырыр хәлгә җиткерә иде. Маһирә ханым кияүгә чыккач та, Яңгура беркадәр вакыт аны оныта алмый йөрде. Ә хәзер болар барысы да ерак истәлекләр генә иде инде...
— Асиянең тарихын, — диде профессор.
Яшьлеге искә төшүдән бераз уйчанланып киткән Маһирә ханым, аска карап, профессорга саргылт кәгазь сузды.
Әбүзәр абзый авыруның үзенчәлеге һәм диагнозы ту — рында латинча әйтте. Яңгура аңа туры карап һәм ара-тирә «аңлыйм», «төшенәм» дигәндәй ияк очын каккалап
тыңлады. Күзләрендә кызыксыну очкыны кабынды.
— Шактый кызыклы очрак икән, — диде. — Нинди степень дип уйлыйсыз?
— Икенче, өченче.
— Анализлар нәрсә күрсәтә?
— Хәзергә актив процесс бара әле... Маһирә ханым, Асияне чакырыгыз әле.
Ишектән керүгә үк, Асия, кабинетта чит кеше барын күреп, Маһирә ханым артына посты.
— Асия, менә монда узыгыз, менә бирегә утырыгыз, — диде профессор, йомшак кына.
— Менә Фазылҗан абыегыз сезнең белән сөйләшергә тели.
— Кем ул? — дип сорады кыз Маһирә ханымнан шыпырт кына һәм шуннан соң гына профессор күрсәткән урынга барып утырды. — Мин операция ясатырга килмәдем, пычак астына үлсәм дә ятмыйм.
— Башта өлкәннәр белән исәнләшәләр, — диде Яңгура, коры гына. — Кай җирегез авырта?
– Әбүзәр Гиреевич белә, — диде Асия, киреләнеп.
— Миңа да сөйләгез.
Асия теләр-теләмәс кенә сөйләп бирде.
Яңгура аңа ширма артына керергә, халатын салырга кушты. Асия иреннәрен чәйни башлады, торып китмәк — че булды. Профессор аны туктатып тынычландырды.
Шуннан соң Асия башын иеп ширма артына керде, ояла-ояла халатын салды. Аның йөзе ут кебек яна, күзләре әрнү һәм ачу белән тулы иде.
Яңгура аны карады да:
— Менә ашамадым ич, — диде. — Палатагызга кайты гыз.
Асия беркемгә дә карамыйча чыгып китте. Яңгура кулларын юды һәм, һәр бармагын аерым-аерым сөртә-сөртә:
— Бу кыз урманда үскән кыргыймы әллә? — дип сора ды. — Кулымны тешләп өзә дип торам. Шулай да кызга ныч. Егермедә, күп булса егерме биштә ул кислород кыт
лыгыннан үләчәк. Порокның иң усалы. Аны фәкать иң радикаль чара — операция генә коткарса коткарыр.
Профессор да, Маһирә ханым да, иңнәрен авыр йөк баскандай сыгыла төшеп, уйга калып утырдылар.
— Бу сезнең бердәнбер фикерегезме, Фазылҗан? — дип сорады профессор.
– Әйе, Әбүзәр Гиреевич!
Профессор яңадан уйга калды. Яңгура, кулларын сөртеп бетереп, сөлгене элеп куйды һәм урындыкка килеп утырды.
— Фазылҗан, сез шуңа игътибар иттегезме? — дип, сак кына сорады профессор. — Кызның гомуми хәле алай начар түгел бит. Кан составы да... Менә карагыз.
Ангиокардиография, электрокардиография мәгълүматлары да зарарсыз. — Профессор тасманы яктыга күтәрде һәм вак-вак тешләрне күрсәтә башлады.
— Шулай да аномалия ачык, Әбүзәр Гиреевич. Зонд белән тикшердегезме? — дип сорады Яңгура.
– Әйе. Менә йөрәкнең зонд ярдәме белән алынган рент — ген снимогы. — Профессор негатоскопны кабызды.
Яңгура снимокны карады да арлы-бирле йөренә башлады.
— Хикмәт тә шунда шул, — диде профессор, үз уйларын дәвам иттереп, — ләкин без бит әле йөрәкнең бөтен серләрен ачып бетергәнбез дип әйтә алмыйбыз. –
Әлбәттә. Ләкин бу — киләчәк эше. Ә кыз ярдәмгә бүген мохтаҗ. Болай да шактый соңга калган. Аңа нәни чакта ук операция ясатырга кирәк булган. Минем фәкать вакытны гына беркадәр ялгыш әйтүем мөмкин. Ул, ихтимал, утызларга, утыз бишләргә кадәр сузар. Ләкин ничек? Монысы — бер. Икенчесе инде сезгә,
терапевтларга, кагыла. Зинһар, гафу итегез, ләкин, миңа калса, терапевтларның күбесе, заман башка, техника башка булуга карамастан, һаман Бильрот кебек уйлыйлар —
янәсе, йөрәккә пычак тидерергә ярамый. Профессор көлеп җибәрде.
— Бу ничек була инде, Фазылҗан? Медицина тарихы моңарчы Бильротны күренекле хирург дип санап килә иде. Ул вакытта йөрәк ярасын беренче булып ямаучы Ренны кая куясыз?
Яңгура елмаеп башын чайкады.
— Сез Асиягә операция ясарга риза булыр идегезме? — дип сорады профессор, сүзне тарихтан чынбарлыкка кайтарып.
— Пациентка үзе риза булса, каршы түгел, — диде Яңгура, кыю итеп.
– Ә гарантия? CMa,tuto et jucunde?[4]
— Юк, яки... яки.
Әбүзәр абзыйның чырае тагын да караңгылана төште, гәүдәсе картларча бөкрәеп, кечерәеп калды. «Яки... яки. Сәгать сатып алучыга гарантия бирәбез, холодильник сатып алучыга да, ә гомерен пычак астына куючыга... яки... яки».
Әлбәттә, ул Яңгураны гаепләми иде. Аның урынында бүтән хирург булса да, барыбер шул ук ачы хакыйкатьне әйтер иде, чөнки бүгенге медицина кайбер очракларда
гарантия бирерлек көчле түгел шул әле. Порокны хирургия юлы белән дәвалау киләчәктә төп метод булачак, дип әйтүчеләр хәзер күбәеп бара. Әбүзәр абзый, галим буларак, кыю экспериментларны яклый. Ләкин ныклап тикшерелеп бетмәгән
методларны практикада куллануга ул каршы. Кешенең гомере бер генә, газиз гомер, аның иминлеге, бәхете, семьясының, якыннарының иминлеге һәм бәхете бар. Ә бәхет ул — пыяла савыт, ватылса...
— Мондый яшь кызга минем кулым күтәрелмәс иде, — диде профессор, үзалдына сөйләнгәндәй.
Яңгура аның тел төбен аңлады.
— Сезгә моны әйтүе ансат, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул, көрсенеп. — Ә без, хирурглар, көн саен шушы дилемма алдында. Әгәр без кызгану хисенә бирелсәк,
авыруны да, үзебезне дә харап итәчәкбез. Ходай безгә каты бәгырьле булырга язган. Хирургның көшелеклеге шәфкатьсезлек аркылы үтә. Моны бик күпләр аңламыйлар һәм безне, гомумән, кансыз кешеләр дип сүгәләр. Бүтән авырулар бармы?
— Исмәгыйльнең тарихын, — диде Әбүзәр абзый һәм, Маһирә ханым кулыннан кәгазьне алып, Исмәгыйльнең диагнозын һәм хәлен әйтте.
— Мин монда сезгә, дөресен әйтәм, ярдәм итә алмам, Әбүзәр Гиреевич, — диде Яңгура, профессор сөйләп бетергәч.
— Чалдаевка күрсәттегезме? — Чалдаевка күрсәттек... Моның астма, каһәр суккан. Сезгә астматикларга операция ясарга туры килгәне бармы?
— Кагыйдә буларак, без алардан баш тартабыз.
– Әйтик, баш тартырга мөмкин булмаса, башка барлык чаралар да сыналып бетеп нәтиҗә бирмәгән булса?
– Әйдәгез, карыйк алайса.
Исмәгыйль, чираттагы пристубыннан соң тәмам алҗып, караватында сузылып ята иде. Яңгура, аның янына утырып, авыруны сүзсез генә карады да урыныннан торды.
— Мин бу бичарага операция ясап аңа яңа газап өстәүне урынсыз дип саныйм, — диде ул, коридорга чыккач, — монда яки... яки диясе дә калмаган.
Профессор аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Ул хирургны икенче бер авыру янына алып китте. Бу авыру «кызыл чалмалы» кеше иде. Ул, бернәрсәгә һәм беркемгә дә игътибар итмичә, һаман түшәмгә карап ята. Әйтерсең үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларының очына чыгарга тырыша. Ләкин сакал-мыегын кырдырганга, бу юлы ул артык бетеренгән булып күренми. Чырае да ул хәтле караңгы түгел.
Яңгура авыруга юрганын ачарга һәм кай җире авыртканын бармагы белән төртеп күрсәтергә кушты. Авыру күрсәткәч, ул үзе шул урынга кулы белән басып алды. Авыру кычкырып җибәрде.
Яңгура аңа карамыйча гына профессорга латинча диагнозын әйтте дә кискен итеп урыныннан торды. Аның ике каш арасындагы текә сызыгы калтырый башлады.
Яңгураны озаткач, Әбүзәр абзый, кулларын артына куеп, кабинет буйлап йөренергә тотынды. Ул карар кабул итәргә тиеш иде. Исмәгыйль турында да, «кызыл чалмалы» турында да уртак фикер бар. Әгәр иң соңгы яңа препаратлар ярдәмендә дә
Исмәгыйльнең кан басымы төшеп, бумасы кимемәсә, актыккы чарага — шушы авыр хәлендә операциягә тәвәккәлләргә туры килер. «Кызыл чалмалы» кеше тиз аякка басар төсле. Ә Асия? Асияне нишләтергә?
Вакыт чиксез дә, чикле дә. Аның шулай булуы әйбәт тә. Югыйсә бер эшнең дә очына чыгып булмас иде. Иртәгә Асияне йә хастаханәдә калдырып дәвалый башларга, йә...
– Әгәр ул минем үз кызым булса, мин аны хирургларга бирер идемме? — дип сорады профессор үз вөҗданыннан.
Иртә белән профессор икенче бер хирургка — Гаделкәрим Чалдаевка шалтыратты. Чалдаев обходын бетергәч кереп чыгарга вәгъдә итте.
Ике сәгатьләп вакыт үткәч, Маһирә ханым аны терапия бүлеге ишеге төбендә каршы алды. Чалдаевның буе уртачадан да тәбәнәгрәк, иелә төшеп тә йөргәнгә, читтән
караганда ул бөтенләй яшүсмергә охшый. Борын очына әйтерсең урман чикләвеге ябыштырып куйганнар. Шушы чикләвек борын һәм күз төпләрендәге нурлы
җыерчыклар аңа үзенә бертөрле сөйкемлелек бирәләр. Холкы сабыр, түшәм ишелеп төшсә дә, артына борылып карамас.
Профессор аңа Асия турында сөйләде, анализларның нәтиҗәләрен, снимокларны күрсәтте, Яңгураның фикерен әйтте, үз уйлары белән уртаклашты.
— Дөресен әйткәндә, — диде ул, — Асияне хирург кулына бирергә күңелем тартмый.
Бәлки, мин картайганмындыр, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, консерватор була башлаганмындыр.
— Мин дә бу хәлдә операциягә ашыкмас идем, — диде Чалдаев, күп сөйләмичә.
— Мин аны гормоннар, иң яңа антибиотиклар белән дәвалап карамакчы булам. Чалдаев профессорның фикере белән килеште.
— Алайса, шулай, — диде профессор Маһирә ханымга. — Асияне үзебездә дәваларга калдырабыз. Гормоннардан башлыйбыз, аннары күз күрер.
Федосеев дамбасына кабат бармаска ант иткән булуына да карамастан, Гөлшәһидә бүген тагын анда төште. Аның күңелен кайчан да булса, кем дә булса бер аңлармы икән? Аны яхшы бер семьяны җимерергә йөрүче усал һәм бозык бер хатын дип
атамаслармы? Ихтимал, бакыр чыкмас җирдән алтын эзләмә, шундый мәхәббәт буламыни, дип акыл сатучылары да табылыр, бу ташка үлчим мәхәббәтне ташларга киңәш бирүчеләр дә, дөнья аңа гына терәлгәнмени, нигә бөтен күгеңне шул бер
Мансур каплаган, дип тирә-ягына карарга чакыручылар да табылыр.
Тик ни хәл итмәк кирәк?! Юри шундый мәхәббәтне эзләмәгән ич ул. Күрәсең, өлешенә төшкән көмеше шундый. Әгәр аның үз-үзен ничек тыйганлыгын, үз-үзенә карата
никадәр аяусыз, шәфкатьсез булганлыгын, барлык кичергән газапларын сөйләсәң,
кеше ышанмас иде. Ләкин күңел сөйгәч, утларга атсалар да, суларга салсалар да оныта алмыйсың икән.
Билгеле инде, Федосеев дамбасында бу юлы да ул беркемне дә очрата алмады. Шулай да, анда баргач, ничектер җиңелрәк булып китте, күңелен каплап торган кара болытның бер чите ачылгандай булды. Күрәсең, бер болганмый су да тынмый дигән шикелле, җан тынычланыр өчен дә башта йөрәкнең бер тилереп алуы кирәктер инде.
Больницага килгәч, Гөлшәһидә Асиянең төнлә пристубы башланганлыгын белде һәм шунда ук сигезенче палатага китте. Авыру янында профессор утыра иде, ул күзләрен йомып яткан кызның кулыннан әкрен генә сыйпый. Маһирә ханым да шунда баскан.
Гөлшәһидә, уңайсызланып, ишек төбендә туктап калды. Профессор башын күтәрде һәм, ымлап, якынрак килергә кушты. Гөлшәһидә сүзсез генә исәнләште дә, алгарак узып, Асиягә карады. Кычкырмас өчен иреннәрен тешләгән. Бу көйсез кыз табибларны әрләмичә ничек түзә икән? Әллә профессордан гына тартынамы? Асия керфекләрен
күтәрде. Күзләрендә беренче көннәрдәге шелтә юк иде. Бары тик үтенү генә. Нәрсә бу? Авыруның табибларга шулкадәр ышануымы яки язмышына буйсынуымы?
— Тиздән сиңа җиңелрәк булыр, түз, кадерлем, түз, — диде профессор һәм урыныннан торды. — Гөлшәһидә, сезгә үтенечем бар иде.
Алар палатадан чыктылар.
— Нәрсәдән бу, Әбүзәр Гиреевич? — дип борчылып сорады Гөлшәһидә. — Әле кичә генә ул шундый шат иде.
— Мин моны көткән идем, — диде профессор, уйчан гына. — Һәр авыруның үз даруы табылырга тиеш. Асиянең организмы гормоннар белән антибиотикларны кабул итми.
— Ул чагында нишлибез инде? — дип аптырап сорады Гөлшәһидә.
— Сыналган иске метод белән дәвалый башлыйбыз. Солицилат препаратлары белән.
— Һәм Гөлшәһидәнең гаҗәпләнүен күреп өстәде: — Озак еллар сыналган иске
методларны без кайчак ашыгыбрак гамәлдән чыгарып ташлыйбыз. Яңа даруларны яңа булганнары өчен генә түгел, бәлки файдасы булганда гына кулланырга кирәк.
Профессор бүген аерата уйчан, хәтта хәсрәтле иде.
Гөлшәһидә аның үз хәлен сораштыра башлагач, профессор, бүлдереп, йомышын
әйтергә ашыкты. Аксюша түтидән телеграмма бар икән. Бүген киләләр. Ләкин сәгать унбердә профессорның институтта лекциясе, шуңа күрә үзе вокзалга төшә алмый икән.
— Вера Павловна белән икәүләп каршы алырга бара алмассызмы? — диде профессор Гөлшәһидәгә. — Машина булачак, сөйләштем. Маһирә ханым менә урын әзерли.
Аның бүлегенә салырсыз.
— Яхшы, Әбүзәр Гиреевич. Поезд ничәдә килә?
— Унда кырыкта. Җиденче вагон.
— Борчылмагыз, Әбүзәр Гиреевич, алып кайтырбыз.
Коридор буйлап бераз уйланып баргач, профессор, бик тирән көрсенеп:
— Сез, Гөлшәһидә, Галина Петровнаның нинди кеше икәнен, минем аңа никадәр бурычлы икәнемне белми сез! — диде һәм хәсрәтле тавыш белән өстәде: — Андый кешеләр дөньяда сирәк була.
Теге вакытта лекция укыганда профессорның ни өчен шулкадәр борчылган булуын Гөлшәһидә әле яңа гына аңлады һәм Әбүзәр абзыйның үзе өчен курыкты. Вокзалда Галина Петровнаны күргәч, аның куркуы тагын да артты. Авыру карар күзгә үк бик бетеренгән иде. Машинага аны култыклап чыгарып утырттылар, ә палатага инде носилка белән генә алып менделәр.
Дәвамы бар

Комментарии