Сания .

Хикәя .Дәвамы .
Саниянең башында шул көннән алып ,гел ниндидер курку катыш шом кереп калды күңеленә .
Сабантуйлары да гөрләп узып китте .Авылга кунак егетләре дә күп кайткан иде .Шәһәрдән кайткан Равил исемле егет тә, Саниягә күз атып йөри булып чыкты .Ул Саниягә Сабантуе мәйданында йөреп килик диеп тәкьдим ясады .Бу аларның беренче күрешүләре һәм танышулары иде .Көн бик кояшлы матур булды , мәйданда көрәш белән бергә , төрле уеннар да үрелеп барды .Балалар капчык киеп тә йөгерештеләр , кашыкка йомырка куеп кабып та йөгерештеләр , ә менә хатын - кызлар көянтә - чиләк асып чишмәдән су алып килгәндә , Саниягә тиңнәр табылмады .
Аның чиккән чүәге белән , матур итеп, тигез атлап килүләрен ,бар халык кызыксынып карап торды .Монда беренчелекне чиләктәге суны түкми - чәчми , чишмәдән тутырып алып , мәйдан уртасына алып килү иде .Җиңде бит Сания , ничә кыз - кыркын арасында беренчелекне алды .
Бу вакытта ,бакча башы Хәлим мәйдан уртасында бил көрәшендә иде , ул бу су ташу ярышын күрми калды , тик озын колаклар аркылы барысын да белде , ишетте .
Саниянең кунак егете Равил белән бәйрәмне күңелле үткәрүе дә аның ачуын кабартты , тик аның сер бирәсе килмәде .Һәм кабат үз - үзенә ,Сания минеке булырга тиеш , тик минеке генә диеп уйларын ныгытып куйды .
Сания кичке уенга да чыкмады , тик капка төбендәге әтисе ясап куйган эскәмиягә генә чыгып утырды .Аның янына кунак егете Равил да килгәч ,кич күңелле генә үтте .Алар калага баргач та очырашырга , аралашырга сүз куештылар .
Инде керергә диеп кузгалганнар иде , алар янына кабат Хәлим килде .Ул Саниягә серле авыр караш ташлап , нишләп уенга төшмәдең , шушы шәһәр мокыты белән вакыт үткәреп утырдыңмы диеп сөйләнеп алды .Саниянең бер дә сүз көрәштерәсе килми иде .Дөресерәге ул курка иде аннан , кичәге кич исенә төшеп , тәне куырылып китте .Тагын бер - бер хәл майтармасын тагын диеп Равилгә дә кайтырга кушып , үзе дә керергә диеп капка келәсенә басты .
Тик кереп китәргә өлгермәде , аны Хәлим тотып калды .Әз генә утырып торыйк та керерсең , мин сиңа орынмыйм тик әйтәсе бик мөһим сүзем бар диеп туктатып калды .Я әйт инде алайса , нинди мөһим сүз инде ул , әйт тә керәм мин әбием болдыр төбендә көтеп тора диде Сания .Сүз куешсаң да шулай булмас , чынлап та әбисе комганын тотып чыгып , абзар алдында кече йомышын йомышлады да , яшьләр чыдамый пырхылдап көлеп җибәрделәр , әбисе тамак кырып куйгач , Сания әбием керергә куша диеп йөгереп диярлек кереп китте .
Мөһим сүз әйтелмичә калды .
Сания үзе курыкса да ,күңеле белән нинди сүз булды микән диеп уйланып ятты , яткач та тиз генә йокыга китә алмады .
Шулай көннәр үтә торды , болында , печән чаба торган ялпыларда җиләк өлгерде .Бар халык җиләккә йөри башлады .Санияләр дә иптәш кызлары белән җиләккә йөриләр .Чиләк - чиләк җиләк җыйды халык ул елны .Кайнатмасын да кайнаттылар , кышка күп итеп киптереп тә куйдылар .Әбисе дә баргалады Санияләргә ияреп .Ул үзенең кыз чактагы вакыйгаларны сөйләп кызларны көлдереп бетерә иде .Матур итеп сөйли белә иде шул ул .Ышандырып сөйли белә иде .
Сания калага барып имтиханнарын тапшырып ,укырга кереп кайтты , инде укулар башлангач , читтән килеп укучыларга тулай торактан урын да бирәселәрен белгәч, бик сөенде әти - әниләре дә .
Көн артыннан көн үтеп , җәй дә үтеп китте .
Сирәк кенә Хәлим белән очырашкалап тордылар алар , Сания төрле сәбәпләр табып ,Хәлим белән очырашмаска җай гына эзләп торды .Очырашканда да капка төбеннән китмәде Сания .Аны беренче очырашуда ук шомга салган Хәлимнең кочагы гел куркытып тора иде шул .
Дәвамы бар
Гөлсинә Шакирова.

Комментарии