Үкенечле сагыну

Бүген әниләрнең бәрәңге бакчасында тегесен-монысын утыртып йөргәндә, әле яздан сөрелгән туфрак арасыннан тәмәке кабы табып алдым.
Ничә еллар үтеп китсә дә, андагы язуны укып була. "Инфаркт" дип язылган.
Илле дүртенче елгы абыем, әти-әнинең баш баласы и тартты бит шул тәмәкене.
Ничәшәр пачка алып куя иде...
Шул инфаркттан китеп барды.
Аңлатуларымны колагына элмәде.
...Кулымда шундый чир исеме язылган тәмәке тышы. Зур абыйлы чаклар, вакыйгалар куптарылды күңелемдә. Тугыз ел тулды китүенә...
Шундый да кадерле тәнебезне әлеге яман гадәтләрдән саклый алабыз бит...
Ник тәмсез, ямьсез, агулы, зыянлы нәрсәләрдән газиз тәнебезне, сәламәтлегебезне сакламыйбыз?
Калганнарның йөрәге яргаланып сагынсыннар, үкенсеннәр дисезме әллә?
Сакланганны Аллаһу саклар диләр. Шул начарлыклар белән организмыгызны агуламасагыз, сез дә ак сакаллы туганнарым булып, киңәшчем, терәгем булып яшәр идегез, димен...
Кулымда әҗәл исеме язылган тәмәке кабы.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Комментарии