Булдыра алганча булдырдык,Баш иелде, тел тешләнде...Бабайлар торып басырдайБик күп эшләр эшләнде.Булдыра алганча булдырдык,Читләргә юллар салдык...Яраклаштык, ярап калдык,Үз казаныбызда яндык.Булдыра алганча булдырдык,Алабыз, диеп, алдырдык...Киләчәкне, оныкларны даТуган телсез калдырдык.©Раушания Гази
!СИН МИНЕКЕ!-!МИН СИНЕКЕ!-!ТЫ МОЙ(Я)!-!Я ТВОЙ(Я)!
:РАСИХ АБУГАЛИЕВ
БУЛДЫРА АЛГАНЧА...
Булдыра алганча булдырдык,
Баш иелде, тел тешләнде...
Бабайлар торып басырдай
Бик күп эшләр эшләнде.
Булдыра алганча булдырдык,
Читләргә юллар салдык...
Яраклаштык, ярап калдык,
Үз казаныбызда яндык.
Булдыра алганча булдырдык,
Алабыз, диеп, алдырдык...
Киләчәкне, оныкларны да
Туган телсез калдырдык.
©Раушания Гази