Сания .

Хикәя .Дәвамы .
Сания бер кат үзенә беркетелгән авыруларны карап , алар белән сөйләшеп , хәлләрен белешеп чыкты һәм кайсыларын өйләренә җибәрергә , кайсыларына дәвалау юнәлешләрен үзгәртеп карага ,яисә шул килеш дәвам итәргә кирәген билгеләп алып , ординаторскийга кире үз өстәле артына килеп утырды .Аннан барлык авыру тарихларына , язасын язып , больницадан кайтып китәселәренә , авыру кәгазьләрен ( больничный ) тутырды .Шушы иртәнге көндәлек эшләре тәмамланганда , сәгать унбер тулып килә иде инде .Ул бераз ял итеп алырга диеп хастаханә коридорына чыкты .Анда тәрәзә кырына килеп урамга карады .Урамда матур көз хөкем сөрә , октябрь ае булуга да карамастан урамда җылы , агачларда кызыллы - сарылы яфраклар тирә - юньгә көзге матурлыкны таратып утыралар .Әкрен генә җил исеп куйса да , алар лепердәшеп , берсе белән берсе сөйләшкәндәй , селкенешеп куялар ,яисә агачыннан аерылып , канаты каерылган кош сыман ,бераз очып баралар да җиргә төшеп яталар .Шулай уйларына батып күпме торган булыр иде икән Сания , аңа каршы килүче баш врач Бари Бариевич бер генә минутка үзе янына кереп чыгарсыз әле диеп , Сания белән итагәтьле генә исәнләшеп алга атлады .Сания аның артыннан , сабый бала әтисе артыннан ияреп барган кебек ияреп китте .Үз уйларыннан әле дә арына алмавына аптырады ул .Нишләп болай бер дә исеннән чыкмый соң бу бала дигәнең ?
Бари Бариевич бүлмәсенә алар аллы - артлы гына керделәр , шулай да , Бари Бариевич Саниягә утырырга тәкьдим ясады .Төп сүзгә күчкәнче гаилә хәлләрен , ире Хәлим турында сорады .Саниягә ничектер кыен булып китте .Аның бит елдан артык эшләү дәверендә , болай төпченеп сораганы юк иде .Нәрсә уйларга да белмәде Сания , турыдан - туры сорарга да уңайсызланды .
Саниянең уңайсызланып торуын күреп тора бит инде ул , ни әйтергә тели дә , нишләп суза соң бу диеп борчыла башлады Сания .
Менә Бари Бариевич аның кабат гаилә хәлен , ишәергә җыенмыйсызмы соң әле диеп , бала алып кайту - кайтмауларын сорады .Аннан беләсеңме сеңелем , ул эшкә кагылышлы булмаган сөйләшүләр вакытында , сеңелем диеп дәшә иде Саниягә .Без сезгә торак мәсьәләсендә ,булышуны күз уңында тотабыз .Яңа өлгергән йорттан ике бүлмәле фатир карасак ничегерәк булыр икән диде .Икегез дә беренче көнегездән алып яхшы гына эшләп киләсез .Әгәр сез риза булсагыз , мин бу мәсьәләне профкомда тәкьдим итәм диеп сүзен тәмамлады баш врач Бари Бариевич .
Чүм өстенә чүмәлә кебек булды бит әле бу , диеп уйларга да өлгермәде Сания ...я сеңелем җавап көтәм бит мин диеп баш врач аңа кабат сорау бирде , Сания мин риза диеп башын селкеде , аның күзләренә яшьләре килеп тыгылды .Бу инде сөенеч яшьләре иде .Әле бит аларның торак турында уйлаганнары да юк иде , бу бүлмә дә икесенә бик җиткән , эшләренә йөрергә дә якын .Ул кичне җиткерә алмый аптырады .Иренә җиткерәсе бу торак мәсьәләсе сөенече аны тәмам исертте .
Хастаханәдә эш сәгате беткәч , тизерәк өйгә кайтырга чыкты Сания .Юлда гына азык - төлек кибете бар , шунда кереп кирәк - яракларны алды да бүлмәләренә кайтып чәен куеп җибәрде .Менә ире Хәлим дә озак көттермәде , аның да авызы колагына җиткән , аңа да гаражда механик аларга биреләсе торак турында әйткән икән .Икесе өстәл артына утырып , буласы ике бүлмәле фатирлары турында сөйләшеп алдылар .Бу сөенеч булса да , тагын бала турында уйларыннан да арына алмадылар .
Бик озакка сузмыйча , шушы арада ук Гаилә клиникасына барып анализларын тапшырып , тикшерү үтәргә дигән карарга килеп ,ятар алдыннан бераз һава сулап керик диеп урамга чыктылар .
Әкрен генә , бер - берсенә сыенышып , көзге урам буйлап йөрделәр .Аяк астында кыштырдаган , агачларда шыбырдашкан яфраклар ,аларга серле дә , күңелне кузгатырлык матур да булып тоелды .
Шулай бераз сөйләшеп йөргәннән соң бүлмәләренә кайтып йокларга яттылар .
Дәвамы бар
Гөлсинә Шакирова.

Комментарии