Комментарии
- 20 фев 2020 08:12Ильнура Гиниятова (Яббарова)️
- 20 фев 2020 08:12Ильнура Гиниятова (Яббарова)️
- 20 фев 2020 08:12Ильнура Гиниятова (Яббарова)️
- 20 фев 2020 08:13Ильнура Гиниятова (Яббарова)
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Газиз балаларым,
Күңел алмаларым
Йөрәгемдә яши һәрвакыт.
Күкрәк сөтен биреп,
Иркәләп һәм сөеп
Үстердем мин сезне яратып.
Исән-сау торсыннар,
Бәхетле булсыннар
Изгеләрдән-изге теләгем.
Җан җылысын өреп,
Бәгырьләрне телеп
«Балалар» дип тибә йөрәгем.
Йөрәк пәраларым,
Газиз балаларым
Сез диеп яшим җирдә.
Куанычларым сез,
Юанычларым сез
Кадерлемнәр гомер- гомергә.
Күзем каралары,
Газиз балаларым
Тормышымның тиңсез бизәге.
Сезне генә уйлыйм,
Сез дип һава сулыйм
Күңелемнең шиңмәс гөлләре.
Саф Татар Кызы