Ә ӘНИЛӘР БЕЗНЕҢ БАШКА ИДЕ...

Без нишләптер бик сабырсыз хәзер,
Тигез җирдән түмгәк эзлибез.
Кабынырга торган күкерт димме,
Ут күзләгән шырпы төсле без...
Канәгатьлек хисе кими бара,
Шөкер итеп яшәү булганга.
Мин нишләптер гел Әнине уйлыйм,
Сабыр савытларым тулганда...
Бигрәкләр дә сабыр, тыйнак булган,
Зирәк булган безнең әниләр.
Югыйсә бит күрәсен дә күргән,
Кичмәгән бит баштан, эх, ниләр...
Зарлануны ләкин белмәделәр,
Сизмәдек дә тормыш әчесен...
Бик тә килә, Әни, синең кебек,
Гел канәгать булып яшисем!
Синдә булган барлык сыйфатларны,
Туплар идем, Әнием, үземә!
Сабыр да син, тыйнак, акыллы да,
Бик зирәк тә, чыдам, түзем дә!
Без нишләптер бик сабырсыз кебек,
Әллә дөнья шулай үзгәрде!
Тулган чакта сабыр савытларым,
Искә төшә Әни күзләре!
Искә төшә Әни сүзләре!
Гөлара Шәрипова

  • Дамира Саетова - Дамира Саетова " Шиңмәсеннәр әнкәй гөлләрең " Р. Мөхәмәтҗанова сүзләре hәм кө

Комментарии