Гөлүсә Шаһбан:

"Соңгы вакытларда миңа еш кына хатын кызлар" Гөлүсә, Раббым сиңа сабырлык бирсен, Син фәрештәдер, Раббым ярдәм бирсен, Ииии балакаем сабырлык сиңа сабырлык" Кайвакыт шул сүзләрдән арып китәм. Әйтерсең мин Закирны күтәреп йөрим. Аның күзле сау сәләмәт ирләре дә хатын кыз җилкәсенә салынган( исерек, тәртипсез, ялкау, хатынын баласын гаиләсен санламаучы, хатынына кул күтәрүче, читкә йөрүче, читтә яшерен гаилә булдыручы ирләр белән дөнья тулган) Әле аны Закир алдында, сәхнәдә әйтә кайбер кеше. Әлбәттә сүз дә юк, сабырлык бөтен кешедә булырга тиешле сыйфат. Йөземә бәреп Закир алдында берәү , сәхнә артына кереп "моның" белән яшәгәнең өчен җомахка керерсең "диеп чыгып китте. Кем соң ул "Моның" .
Мине җәлләргә кирәкми. Минем зарланганымны, елаганымны, моңсуланып йөрегәнемне күргәннәре бармы? Мин хәрвакыт канәгать, шат, әлхәмдулулләх Мин 21 ел буе кеше алдында уйнап елмаеп шаярып йөри алмыйм. Мин ничек бар шулай. Әти Әнием туганнарым дусларым, яраткан эшем, тамашачыларыбыз., гаиләм, кызым #аллахкамеңшөкер үз өем. Ирләр алар бар да бер. Минекен исеме генә Закир."

Комментарии