Комментарии
- 10 мая 15:57Vasila BikovaВсе дети папины кроме среднего хоть одн похож на маму.а дочь копия своего папу️
- 10 мая 21:01Кадрия ХасяноваБигряк чибяр парлар, гайля бяхете телибез, саулык, бяхет, тынычлык телибез, бигряк яраткан жырчыларым️️️️️
- 10 мая 21:01Кадрия Хасянова
- 13 мая 16:15Дания Мурзина (Нуреева)СӘЛАМӘТ,БӘХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ,ШУНДЫЙ МАТУР БАЛАЛАРЫГЫЗ,КҮЗ ТИМӘСЕН,МАТУР ЯШӘГЕЗ.
- 16 мая 19:38Галима Сафарова
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Гаилә . Семья . Семейные ценности
Алсу Фазлыева белән интервьюдан өзек ⬇
- Үз мәхәббәт тарихыгыз дуслыктан башландымы, әллә Азатка бер күрүдә гашыйк булдыгызмы?
- Азат минем арттан бик озак йөрде. Алай әйтү дә дөрес түгелдер, 8 ай гына очрашып йөрдек. Тик бик каты йөрде артымнан. Беренче гашыйк булу алдаучан буладыр. Кешене гамәлләре аша сыныйсың. Әти-әнисе белән таныштырганнан соң “бирештем”. Ул бәрәңге казый торган вакыт иде. Мин шул эшкә эләктем.
- Ә нәрсәсе белән җәлеп итә алды?
- Апаларына мөнәсәбәте белән. Гомумән, ул бөтен туганнарына бик зур хөрмәт белән карый. Яхшы күңелле кеше. Әти-әнисенә нинди мөнәсәбәте булса, сиңа да шулай караячак дип уйлыйм.
Без студент вакытта өйләнештек. Әгәр дә әзергә чыккан булсам, минем өчен кадере дә аның кадәр булмас иде. Әти-әни торырга тулай торакта бүлмә алырга ярдәм итте. Бер-беребезгә диплом эшләре язып, бергә укып бетердек. Безнең гаилә тормышын башыннан ук белгән кешеләр бар нәрсәгә дә үз көчебез белән ирешкәнне белә. Әти-әниләребез дә байлар түгел. Шуңа бар нәрсә дә безгә кадерле.
- Яшьли өйләнешкән парларга, үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез?
- Сабыр булырга, бер-береңне тыңларга дигән сүзләр баналь яңгырар, бәлки. Минемчә, икеңнең дә уртак хыялы булырга тиеш. Безнең бернәрсә дә юк иде, шуңа хыяллар күп иде. Торагыбыз, машина турында хыялландык. Сәнгатьтә дә үз урыныбызны булдырырга теләдек. Болар бик вак һәм озаклап ирешелә торган максатлар.