Төрле чаклар була...Түзәлмәслек кыен вакытлар.Туктап кала күрмә, алга атлаТуар таңда якты өмет бар!Дөнья бит бу!Аның үз кануны...Бирешмә син авыр булса да!Каушап кала күрмә,Юлың бүлепКүккә ашкан таулар торса да.Ни күрәсенБелми яши кешеБарыр юллар аклы - каралы...Мине генәСыный дия күрмә!Меңәрләгән йөрәк яралы.Фани дөньяТоташ бәйрәм түгел...Каршылыклар шөкер җитәрлек.Сыналсак та,Яшәү шундый матур!Риза булып гомер көтәрлек!Фирдәүсә Кәримова
Гаилә . Семья . Семейные ценности
Тормыш - сынау!
Төрле чаклар була...
Түзәлмәслек кыен вакытлар.
Туктап кала күрмә, алга атла
Туар таңда якты өмет бар!
Дөнья бит бу!
Аның үз кануны...
Бирешмә син авыр булса да!
Каушап кала күрмә,
Юлың бүлеп
Күккә ашкан таулар торса да.
Ни күрәсен
Белми яши кеше
Барыр юллар аклы - каралы...
Мине генә
Сыный дия күрмә!
Меңәрләгән йөрәк яралы.
Фани дөнья
Тоташ бәйрәм түгел...
Каршылыклар шөкер җитәрлек.
Сыналсак та,
Яшәү шундый матур!
Риза булып гомер көтәрлек!
Фирдәүсә Кәримова