Ачы балан ачылары

Булмасын тик язмышлар:
Күздән яшьләр агызырлык
Терәмәсен ялгышлар...
Һәркемнең дә тормышына
Иминлек язып бирсен:
Бер гөнаһсыз һәрбер бала
Ана назында үссен.
Чирлеләргә шифа-көчең,
Рәхмәтләрең җыеп сал:
Хаклары бар яшәү өчен -
Яшәт, риза булып кал!
Янмасын сугыш ялкынлап,
Дошманнар үтермәсен:
Сакла Аллаһ бар халкыңны,
Яшәүләр бетермәсен.
Н. Галеев
#укы

Комментарии

Комментариев нет.