Комментарии
- 7 июн 2022 19:54Софья Бикитеева (Шарипова)
- 7 июн 2022 20:35Халида Халиулова(Таишева)
- 7 июн 2022 20:37Халида Халиулова(Таишева)Тэмле дип уйлым
- 7 июн 2022 22:15Нурия Булатова
- 7 июн 2022 22:36Зульфира (Зоя) Нигматзянова (Ахметшина)
- 8 июн 2022 05:22Манзума Нурмухаметова(Шарифгали)
️
- 8 июн 2022 21:47Наталия Байдакова (Бритоусова)
- 8 июн 2022 22:36Минзифа Кадырова 58
️
- 9 июн 2022 13:19Фания КадыроваБиктэ тэмле мин кабак белэн пешерэм
- 9 июн 2022 18:42Зульфия Гараева (Хабирова)
️
- 13 июн 2022 07:22Заниля Аллагужина
️
- 13 июн 2022 19:17Гульназира Шайхутдинова Тимерханова
️
- Шакирулла и Лиля АбдуллиныКомментарий удалён.
- Шакирулла и Лиля Абдуллины ответил Заниле АллагужинойКомментарий удалён.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Татары мира
Жимеш бәлеше (рецепт)
Камыр өчен: 150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы), бер аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басасы, 20 минут чамасы камырны табак белән каплап картайтырга.
Эчлек өчен тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем җимеше), 6-7 аш кашыгы корт (кызыл эремчек), 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май кирәк.
Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне салып, бераз гына корт кушып җибәрәбез, теләгән кеше кабак та сала ала, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап сак кына болгатабыз. Камырыбызны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз.
40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торырга.
"Пешеп чыккач кайнар килеш табынга бирәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!
Авт. Гөлүсә Рәхмәтуллина
*************
Для теста: в 150 гр теплого молока добавить 150 гр растопл.масла, 1 ст.л.майонеза, 0,5ч.л.соды, мука. Замесить тесто, 20 минут дать тесту отдохнуть.
Для начинки: 2 ст. изюма (курага, чернослив, изюм), 6--7ст.л.корта(красный творог), 2ст.л.сахара, 1ч.л.соли (по вкусу), растопл.слив.масло. Рис (дать набухнуть в подсоленной воде, промыть).
При желаний можно добавить еще тыкву.
Выпекаем в разогретой духовке 40-45 минут до румяности.