30 мар 2023

Аллага шөкер, аягым йөри,

Аллага шөкер, күзләрем күрә,
Аллага шөкер, колагым ишетә,
Аллага шөкер, акылымда менә.
Аллага шөкер, балаларым бар,
Аллага шөкер, әнием исән.
Аллага шөкер, туганнар якын,
Аллага шөкер, әтием диям.
Аллага шөкер, эшләп яшимен,
Аллага шөкер, иптәшем янда.
Аллага шөкер, ризыгым мулдан,
Аллага шөкер, үземчә уңган.
Аллага шөкер, торыр урыным бар,
Аллага шөкер, ким -хур булмадым.
Чиксез шөкермен Аллаһым сиңа,
Шатланып үтәм тормыш юлларын!
Раббым ташлама, мин синең балаң,
Кичер гөнахымның азын булса да.
Кеше сөйләргә бирмә ирекләр,
Еландай алар явыз чакса да.
Гайбәт сатканнар үзләрен белсен,
Раббым аларны үзе кичерсен.
Аллага шөкер диямен көн дә,
Газиз Аллаһым шуны ишетсен.
Лилия Сәхәбиева

Комментарии