Рамзис Мишәр
27 апр

Без Тукайны яшьтән укып үстек,

*Әллүки*ен, бишек җырыннан,
-Төз утыр ла, туры утыр, Акбай!
Балачакның күңел кылында.
*Шүрәле*сен укып саташканнар,
Зирәк *Былтыр* булган уеңда,
*Су анасы*ын сөйләп бер - беренә,
Куркытканнар инеш буенда.
Оя корган *Карлыгач*ларыңны,
*Ислемайлы яз*ның бер кошын
-*Бәйрәм бүген!*- диеп кабатлаган
Калыгачлар күреп очышын.
Ятим генә юкса, татар баласынан,
Кәләпүшен элгән, баш очка..
Татарымның бер нигезе булып,
Бөек шагыйрь чыккан, Апуштан.
Бүген йөзек кашы татарымның,
Гади каләм тоткан кулына..
* Туган тел!*ең җырда яңгыраган,
Ядкәр булган татар юлына...
Рамзис Мишәр.

Комментарии

Комментариев нет.