Кеше хәлен кеше белми, - диләр,

Үз башына кайгы килмәсә.
Әнисезнең хәлен белмәс идем,
Үз Әнием ташлап китмәсә.
Әни белән яшәу рәхәт иде,
Якты иде туар һәр таңым.
Үзең белән алып киттен, Әни,
Бөтен матурлыгын доньяның.
Арабыздан киткәнеңә Әни,
Көннэр түгел, айлар уттелэр.
Синсез калгач балаларың, Әни,
Күпме күз яшьләре түктеләр.
Кайчагында кайтып керерсен дә,
Эндәшерсен кебек син миңа.
Шул вакытта бөтен кайгыларым,
Юкка чыккан кебек тоела.
Ничек итеп өйрәнергә Әни,
Бу доньяда синсез яшәргә?
Көндә иртән сызылып тан атканда,
Әни, - диеп кемгә дәшәргә?
Кайвакытта бер минутка гына,
Онытылып яшәп китәм дә.
Кинәт кенә искә төшәсеңдә,
Йөрәк ярсуымны басар өчен,
Белмим, нинди дару эчәргә?
Әниләрне югалтудан авыр,
Кайгы-хәсрәт тагын бар микэн?
Кеше хәлен кеше белми, - диләр,
Минем хәлне кем белер икән?
Эльмира Насыртдинова
#укы

Комментарии