Башкортстанның Туймазы шәһәрендә татар тарихи-мәдәни үзәге эшли. Ул 2017 елның 18 мартында ачылды. Бу үзенчәлекле үзәк - данлыклы Төмәнәк авылындагы булдыклы эшкуар, милләтпәрвәр, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов тырышлыгы белән төзелде.