#МечетлинскийРДК#БольшеокинскаяЦКС

Соңгы елларда күп кенә районнарда Сабан туе, авыл бөйрәмнәреннән тыш урам бәйрәмнәре дә уздыра башладылар. Мәчетле районы Олы Ака авылында да "Урам бәйрәме" булачак икән ,- дигән сүз өйдән өйгә, кешедән-кешегә күчте. «Элек тә бер булган иде, без ул чакта бәләкәй идек», "Яңгыр яумаса ярар иде, көне нинди булыр икән?"- дигәнрәк сүзләр дә йөрде. Бәйрәм бервакытта да артык булмый, бигрәк тә авыл кешесенә. Җәйге матур көннәрне истә калдырырлык итеп, дуслар, туганнар, күршеләр белән күрешү өчен бер сәбәп бит ул.
Бәйрәм Тынычлык урамында – “Соцгородта” башланып китте. Матур бакчалар алдында өстәлләр, эскәмияләр тезелде, кемдер үз урындыгы белән чыкты. Барсы да матур итеп киенгәннәр, һәрберсенең кулында – матур-матур гөлләмәләр, пешкән ризыклар, үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимешләр.
Җыр артыннан җыр агылды, авыл, урам тарихыннан истәлекләр сөйләнде, авылның билгеле шәхесләре искә алынды. Совет урамы – Урыс очныкылар бик матур итеп табын корганнар. Нәзирә Кыяметдин кызының чәчәкләр турындагы чыгышы бик мавыктыргыч булды. Ленин урамының Һадый төбәгендә яшәүчеләр искиткеч матур гөлләмәләре белән таң калдырдылар. Совет заманыннан килгән “Общий” биюен биеп күңел ачтылар. Ленин урамы яшьләре исә матур гөлләре белән исне китәрде. Асия Хисамованың бакчасында нинди генә чәчкәләр үсми ! Совет урамының Әпрәй очында да самоварлар гөрләде, бай табын артында талгын гына әңгәмә куерды. Түбән Ака уңганнары исә кунакларны ипи-тоз белән каршы алды, яңа гына саркыткан бал белән сыйлады. Яшелчәләрдән төрле композицияләр эшләгән кызлар, афәрин ! Иң матур чәчкәле бакчалар Гагарин урамында икән, яшелчә-җимешләрдән төзелгән күргәзмә дөньякүләм күргәзмәләрдән бер дә ким түгел иде. Тынычлык - Әтәч урамында да өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тора. Күршеләр бер-берсен мактап туялмый, дус-тату, ярдәмләшеп яшәүләренә шат алар.
Шулай итеп, 9 чакрымга сузылган Олы Ака авылының 8 урамында бәйрәм гөрләде бүген. “Авыл җирлегендә үткән һәр шушындый чара авылның тарихын, милләтебезнең, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яшәтә, яшәртә. Үз милләтебезне саклап, яшь буынга алып җиткерү – безнең бурычыбыз !”- дип сөйләде урындагы татар оешмасының район бүлеге җитәкчесе Сәлимова Зөлфирә Гайси кызы.
– Мондый бәйрәм булганы юк иде. Нык матур, күңелле очрашу булды. Оештыручыларга зур рәхмәт, – дип рәхмәтләрен белдерделәр бәйрәмдә катнашучылар.
Түбәндәге номинациялардә билдәләнде бу күркәм бәйрәм:
«Лучшая овощная композиция»- Совет(Түбән Ака) урамы;
«Осенний натюрморт»- Гагарина урамы;
«Поющая улица»- Мира(соцгород)урамы;
«Скатерть самобранка»- Совет (Урыс оч) урамы;
«Веселые и задорные» -Ленин ( һадый) урамы;
"Цветущий рай"- Ленин (йәшләр) урамы;
«Очарование цветов»- Совет( Әпрәй) урамы;
«Мастер угощений»- Мира( әтәч) урамы

Комментарии