Комментарии
- 15 мая 2023 14:07Гузалия МахмутоваТулпар журналына Татарстанда язылып буламы? Почтада язылып булмый , диделәр.
- 16 мая 2023 22:01"ТУЛПАР" - синең журналың! ответила Гузалии МахмутовойТатарстанда һәм башка төбәкләрдә ПДФ вариантка язылып була: https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/1119/
- 23 мая 2023 20:19Хисами ИсмагиловБездә шундый хәлләр дә була. Гадәттә безнең Стәрлебаш районындагы үзәк китапханәгә Татарстанда басыла торган татарча журнал-гәзитләргә язылыр өчен спонсорлык ярдәме күрсәтә торган идем. Киләсе ярты елга да язылдык. Шунда китапханәне житәкләгән Нәдершина Рабига ханымнан сорыйм: Үзебездә басыла торган татар телендәге басмаларга язылдыгызмы? -дип. Язылдык, язылдык ди. Карасам Кызыл таң белән район гәзитенә генә язылганнар. Нигә Тулпар журналына һәм Өмет гәзитенә язылмадыгыз? - дим. Акча юк -ди. Ә урысча әллә ничәмә төрле басмага язылганнар. Әллә нинди "Веста" дигән гәзиткә чаклы язылганнар. Башкортчасын әйтеп тә тормыйм. Әйтә башлаган идем. Мине ярый национализмда гаепләргә тотынды. Әле бу турыда район түрәсенә кереп сөйләшергә дип тә торам..
- 2 июн 2023 13:49Гузалия Махмутова"Сөембикә" журналына теләсә кайда язылырга була, ә сезнең журналга нигә ПДФ варианты гына, менә шулай укучыларын югалта инде журналлар.
- 2 мар 12:07Гульсима Зиннатуллина - Халикова
- 2 мар 12:12Гульсима Зиннатуллина - Халикова"Тулпар" җурналы кыйммәт түгел, бай эчтәлекле җурнал. Әлегә кадәр яздырмаганнарга әйтәсе килә, бу җурналны бер алдыра башласагыз гел алдырачаксыз, дип. Ә "Тулпар"чыларга уңышлар юлдаш булсын!
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
❗️Кадерле дуслар!
✅ "Тулпар" журналына 2023 елның 2нче яртыеллыгы өчен язылу бара. Шул уңайдан редакциябез район почтамтлары һәм почтальоннар арасында махсус конкурс игълан итә.
✅ Алдагы яртыеллыкта "Тулпар"га иң күп яздырган почтамтка 4 меңлек приз әзерләдек. ✅ Ә "Тулпар"ны иң күп яздырган ике почтальонны 2 меңлек һәм 1 меңлек бүләкләр көтә.
☝Туганнарына, якыннарына, авылдашларына ярты елга күпләп (30 данәдән артык) журнал яздыручылар булса, безгә хәбәр итегез: Сезнең хакта шәп итеп язып чыгарга әзербез!
✅ Почтада ярты елга язылу бәясе — 435 сум 21 тиен.
Редакциядән үзегез килеп аласы булса — 318 сум.
✅ Бу игъланны таратуда ярдәм итсәгез иде!