Шагыйрь – халык йөрәгендә

Узган ел ахырында Уфада “Сез белмəгəн Атнабай” дип исемләгән яңа китап дөнья күргән иде. 448 битлек җыентыкка Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның поэмалары, шигырьлəре, чəчмə һәм сатирик-юмористик әсәрләре, публицистик язмалары, аның белән əңгəмəлəр, хатлар, шагыйрь хакында замандашларының фикерлəре туплап бирелгән. Уфа “Нур” татар дəүлəт театрында үткəн əдəби кичəдə китап залдагы һəрбер тамашачыга бүлəк итеп тапшырылды.
Атнабай иҗатына багышланган саллы бу басманың төзүчесе, баш сүз һəм аңлатмалар авторы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1965-87, 1992-2002 елларда “Кызыл таң“ гәзитендә әдәби хезмәткәр, баш мөхәррир урынбасары, 1987-92 елларда “Һәнәк” журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рим ИДИЯТУЛЛИН.
Җаваплы мөхəррире – филология фəннəре кандидаты, М. Акмулла исемендəге БДПУ доценты, Башкортстанның атказанган мəгариф хезмəткəре, Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасы, Башкортстан татарларының Милли-мәдәни мөхтәриятенең башкаручы директоры Альбина ХƏЛИУЛЛИНА.
Сезгә Альбина Габит кызы белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Фото: Альбина Хәлиуллина Рим Идиятуллин фатирында кунакта. https://tulpar.info/articles/kisht-d-ya-a-kitap/2024-03-27/shagyyr-halyk-y-r-gend-3702824

Комментарии

Комментариев нет.