Апрель

Гөрләвекләргә ияреп,
Март агай китеп барды.
Мөһим бурыч – яз китерү
Апрель сеңелгә калды.
Тышта апрель... Урамнары
Җәймә-җәймә ак-кара.
Күр әле, кояшлы якта
Кар эреп бетеп бара!
Тау бите үлән чыкканын
Уйлап ятамы, көлеп?
Кызыгып каламы аста
Аккан елганы күреп?
Каеннар көязләнергә
План корадыр инде.
Былбыллар безгә кайтырга
Уйлый торгандыр инде.
Сары чәчәк каплап алган –
Елга буйлары чуар.
Берсен дә өзмим, югыйсә,
Салкын җил чыгып куяр.
Ә болай ул апрель җиле
Сөйкемле, җылы гына.
Чәчтән сыйпап үтүләре
Әнием кулы гына.
И күкләрнең зәңгәрлеге!
Карап кына торырлык.
Истәлеккә төшерергә
Рәссам генә булырлык.
Ул һаваның тәмлелеге,
Иснәп туярлык түгел!
Туган җирнең язы гел наз,
Гел наздан тора күңел.
Зиректә нәфис алкалар,
Ә талларда песиләр...
Мондый чакта, кем булмасын,
“Яшисе килә”, – дияр.
“Яшисем килә!” – дияр.
Зәйфә САЛИХОВА.

Комментарии