Шомырт кызы ап-ак чәчәктә,

Хуш исенә дөнья хыялый.
Авыл өстен, гүя, каплаган,
Язгы кичкә исе сыялмый.
Авыл тынлыгында шомыртлар
Житәкләшеп төшкән биюгә.
Тирә-якны язгы сылулар
Биләп алган ак саф сөюгә.
Шомырт чәчәкләре исенә
Авылымның язгы кичендә
Исергәнем һаман исемдә,
Чәчәк исе калды хисемдә.
Чәчәк ата шомырт – ак кына,
Саф хисләрне тояр чак кына.
Шомырт кызы – ап-ак күлмәктә,
Таҗларына кагыл сак кына,
Сөюемне тояр чак кына...
Гөл МИРҺАДИ.

Комментарии