Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.

Беренче умырзая. Повесть (16)
Фаягөл, сискәнү авазы чыгарып, салам өеменә сикерде. Ишелеп төшкән салам астында ул шундук күренмәс тә булды. Куышлы уен белән мавыгып онытылган Рәхимҗан да дулкын булып ишелгән салам астына кереп чумды. Дулкын аны шундук эләктереп алды һәм кыз янына, аның кочагына илтеп салды. Муенында Фаягөлнең йомшак беләкләрен, аның җиңелчә ыңгырашуга охшаш еш-еш сулыш алуын, иреннәре кайнарлыгын тойды ул. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-05-11/rinat-m-h-mm-diev-berenche-umyrzaya-povest-16-3761876

Комментарии