УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ

АВЫЛДАШЛАРГА РӘХМӘТ!
Исәнмесез, авылдашлар,
Кайттык без күрешергә.
Шатлык-кайгыны бүлешеп,
Серләрне сөйләшергә.
Шатлык-кайгылар житәрлек,
Сөйләсәң серләр дә бар.
Ничә еллар күрешмәгән
Авылдашлар кайттылар.
Кай жирләрдә яшәсәк тә,
Сагындыра авылны,
Дус-ишләрем, сабакташлар,
Барыгыз-барыгызны.
Шунда үтте үсмер чагым –
Гармун тартып урамда.
Кушылып сайрый торган иде
Сандугачлар урманда.
Яланаяк бәбкә саклап,
Үстек без чирәмнәрдә,
Егет булгач, гашыйк булып
Йөр(е)дек чибәрләргә.
Тик язмыш жилләре безне
Таратты төрле якка.
Сезне сагынып кайтыйк без
Авылга, туган якка!

Авылымдагы үзгәрешләр
Күзгә ташланып тора,
Уртасында иман йорты
Үзенә тартып тора.
Күзләр шатлык яше белән
Мөлдерәмә булып тулган,
Тамакка төер утырган,
Әйтер сүз онытылган.
Тик шулай да ачык итеп
Әйтә алам рәхмәт сүзен,
Сезнең арагызда бит
Үсеп, мин кеше булдым.
Рәхмәт сезгә, авылдашлар,
Кеше иткәнгә мине,
Сездән күргән изгелекләр
Әйләнеп кайтсын кире!
СИН БӘХЕТЛЕСЕҢ, ДИЛӘР...
Гашыйк булдым бер чибәргә,
Үзенә сиздермимен.
Гыйшык утын басар өчен
Читтән генә күзлимен.
Үзем куркам, сизеп калса,
Рәнҗетермен, дип аны.
Үзем эчтән янсам-янам,
Сүз тидермимен аңа.
Эчтән янып-көюләрем
Миңа көч, дәрт өстиләр.
Баш очында фәрештәләр,
Син бәхетлесең, диләр.
ҖЫЛЫ СҮЗ – ҖАН АЗЫГЫ
Менә бәйрәм килеп җитте,
Хатын-кызлар бәйрәме.
Ир-атлар кибеткә чаба,
Эзләп чәчәк бәйләме.
Мин кибетләргә бармадым,
Минем Чәчкәм өемдә.
Ирененнән суырып үптем,
Кысып кочып биленнән.
Шулчак Чәчкәмнең күзенә,
Мөлдерәмә яшь тулды.
Чәчкәләр дә кирәкмәде,
Аның күңеле булды.
Бернинди чәчкәләрең дә
Миңа, ди ул, кирәкми.
Бер җылы сүзең җитә, ди,
Эретергә йөрәкне.
Җылы сүзләрең булмаса,
Бер бүләк тә кирәкми.
Ялгыш әйткән бер сүзең дә,
Әрнетә бит йөрәкне.
Җылы сүз – җан азыгы, дип,
Юкка әйтмәгәннәр бит.
Җылы сүзгә караганда,
Ул чәчкәләр бары чүп.
Чәчкәләр корый да бетә,
Һәм җилләрдә таркала.
Ә җылы сүз – җан азыгы,
Мәңге күңелдә кала!
САБАКТАШЛАРГА
Укыганда шук малайлар идек,
Тыңламадык дәрес биргәнне.
Үскәч кенә исебезгә төште,
Белем алу кирәк икәне.
Таралыштык төрле якларга без,
Кемнәр китте хезмәт итәргә,
Ә кемнәрдер – имтиханнар биреп,
Укуларын дәвам итәргә.
Укып чыктык төрле тарафларда:
Кемдер – табиб, кемдер – инженер,
Кем – сатучы, кем – балта остасы,
Тракторчы, ташчы һәм бригадир.
Болар бар да – бик нык кирәк һөнәр,
Шәhәр-авыл шунсыз торамы?
Шуннан әллә ни уза алмас инде,
“Өчле”гә укыган авыл малае.
Алай дип тә әйтеп бетеп булмый,
Бар иде бит бездә башлылар,
Тик алары, күптән ВУЗлар бетеп,
Авылдан ук чыгып качтылар.
Менә шулай торып калды авылым,
Укыганнар белән “өчле”гә.
Берүк кайгырмагыз, авылдашлар,
“Өчле” барыннан да көчлерәк!

Шәhәр дә бит безсез тора алмый,
Анда да бит кирәк эшчеләр,
Шулай итеп, шәһәрне дә тота
Минем сабакташлар ишеләр.
Чирек гасыр үтте сине, мәктәп,
Укып бетереп, чыгып киткәнгә,
Ярты гасыр үткәч тә син чакыр,
Чакыр безне, берүк шикләнмә.
Менә шулай итеп, сабакташлар,
Жыелдык бүгенге табынга,
Ходай гомер биреп, исән булсак,
Очрашырбыз әле тагын да.
Күрешербез әле тагын да
ТАЛЬЯН ГАРМУН
Киткән чакта әткәй, сузып-сузып,
Уйнап китте тальян гармунын.
Гармун кайтты, тик әткәй кайтмады,
Гармун белән кайтты көй-моңы.
Шул гармуны бүген минем кулда,
Ә йөрәктә аның моңнары.
Уйнаганда гармун сөйли төсле
Яу кырында узган юлларын.
Гармун сөйли, минем күзләрдән
Әкрен генә саркып яшь тама.
Шул елларда ни кичерде икән
Ялгыз калган газиз тол ана?
Ялгыз ана, ялгыз каен кебек,
Көн-төн сыкрый аның йөрәге.
Сугыш афәтләрен булдырмау –
Барлык аналарның теләге.
Күкләребез булсын һәрчак аяз,
Илләребез тыныч булсыннар!
Өйләребез бала тавышыннан
Шау-гөр килеп кенә торсыннар!
МӘХӘББӘТНЕ САКЛЫЙ БЕЛҮ КИРӘК!
Яз килүен көтеп каршы алам,
Йөрәгемдә ташый хисләрем.
Сөю хисен баса алмыйча мин,
Өзгәләнәм кайчак кичләрен.
Газапланам, ләкин сиздермимен,
Сөю хисен синнән башкага,
Чын мәхәббәт булмый ул, дисәләр,
Син, бәгырем, моңа ышанма!
Чын мәхәббәт бар ул Җир йөзендә,
Ләкин кирәк саклый белергә.
Чын мәхәббәтеңне саклар өчен,
Кирәк утлар, сулар кичәргә.
Саклый белү кирәк мәхәббәтне,
Нахак сүз, мәкерле күзләрдән.
Дус дип йөргән икейөзлеләрдән,
Көнләшү һәм гайбәт сүзләрдән.
Шулай булса гына мәхәббәтне,
Саклап кала ала һәр кеше.
Мәхәббәт ул – ике кеше хисе,
Башкаларның анда юк эше!
ТӘҮФЫЙК БИР БАЛАЛАРГА!
Карлыгачлар үз иттеләр,
Безнең абзар-кураны.
Һәр ел саен пар карлыгач
Шунда кайтып оялый.
Көне буе балчык ташып,
Оя коралар алар.
Күп тә үтми чыгаралар
Шул ояда балалар.
Шатланалар, сайрашалар,
Чыккач нәни балалар.
Көне буе җимнәр ташып
Аларны туйдыралар.
Озакламый үсеп җитә
Оядагы балалар.
Көзләр җиткәч, бергәләшеп,
Җылы якка очалар.
Кошчыкларым очып киткәч,
Бушап кала кура да.
Шул курада ямансулап
Ялгыз кала оя да.
Кайчак карап утырам мин,
Озак кына аларны.
Һәм башларымнан кичерәм
Үземнең балаларны.

Безнең дә газиз балалар
Тормыйлар бит ояда.
Үсеп җиткәч, кошлар кебек,
Таралалар алар да.
Аермасы тик бер генә,
Башкача юк аерма:
Кош балалары, бер очкач,
Кире кайтмый ояга.
Ә безнең балаларыбыз
Кайтып йөрсен һәрвакыт!
Үскән оясын балалар
Онытмасын бервакыт.
Кайтсыннар да шатландырсын
Яхшы хәбәрләр белән!
Шулчак безнең күңел булыр,
Уйнап оныклар белән.
Әй Ходаем, тәүфыйк бир син,
Үскәндә балаларга!
Иңнәренә канат куй син,
Очарга югарыга!
РӘХМӘТ ИШЕТҮ РӘХӘТ
Озакламый язлар җитә,
Беләсезме, дусларым?
Җылы яктан кайтып җитәр,
Минем җырчы кошларым.
Кайткач, йөрмәсеннәр, дип,
Интегеп, оя эзләп.
Булдым әле куярга мин,
Аларга оя эшләп.
Үлчәп кистем дә тактаны,
Эшләп куйдым ояны.
Егет кешенең кулыннан
Килмәгән эш буламы?
Мин барысын да эшли беләм,
Оя үрәм казларга.
Тавыклар йомырка сала,
Мин үргән ояларга.
Рәхмәт әйтәләр барысы да,
Абыкаем, зур рәхмәт!
Кошлардан рәхмәт ишетү
Миңа бигрәк тә рәхәт.
Рәвис САБИТОВ.
Чакмагыш районы,
Калмашбаш авылы.
АВТОР ТУРЫНДА:
Рәвис Сабитов 1957 елның 10 мартында Чакмагыш районының Иске Биккенә авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә.
Халыкта “Әтисеннән күргән ук юнган” дигән әйтем бар бит. Рәвис Муллаян улы да бөтен эшне нәкъ менә әтисеннән күреп, өйрәнеп үсә. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Калмашбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Серафимовка эшчеләр поселогындагы 32 нче санлы төзүчеләр техник учелищесында балта остасы һөнәрен үзләштерә. Аннан шоферлар курсын тәмамлый. 1976 елда Совет армиясе сафларына алына һәм ике ел Кавказ арты хәрби округында ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1978 елда демобилизацияләнеп, туган “Ильич” исемендәге колхозда шофер булып эшли башлый.
Гармунчы егетнең осталыгын, сәләтен күреп, колхоз җитәкчеләре аны Калмашбаш мәдәният йорты директоры итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфа нәкъ менә аның өчен генә булдырылган кебек. Бик яратып эшли ул анда, 1980 елдан алып (37 елдан артык) хаклы ялга чыкканчы, эшен намус белән башкара. Читтән торып, Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт республика мәдәният техникумының театр бүлеген тәмамлый. Бик күп әсәрләрне сәхнәләштерә ул. Күп чакта төп рольләрне дә үзе башкарып чыга. Кирәй Мәргәннең “Шомбай” спектаклендә – Шомбай, Әминә Яхинаның “Каерылмасын канатлар” мелодрамасында Сәлим рольләрен башкарып, “Иң яхшы ир-егет роле” номинацияләрендә жиңүче була. Мәдәният өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен республиканың алтын сертификатына ия була. Биш дистәгә якын мактау кәгазе һәм дипломы аның тынгысыз хезмәтенең хөкүмәт тарафыннан югары бәһалануы хакында сөйли. Хезмәт ветераны бүген дә сафта. Авылдагы бер мәдәни чара да аңардан башка үтми.
1981 елда Гөлчәчәк Хәсәт кызы белән тормыш корып, дүрт малай, бер кызга гомер бүләк итеп, аларны ата-ана назына төреп үстерделәр. Бүгенге көндә бәхетле картәти һәм нәнәй онык һәм оныкачларын үстерешергә ярдәм итә.
Рәвис Муллаян улы иҗат юлына 1999 елда баса. Сабакташлары белән 25 елдан соң очрашу хөрмәтенә язган “Сабакташларга”дигән беренче шигырен иҗат итә. Бу әсәр бик җылы кабул ителә, шигьрият дөньясына беренче адым була. Шуннан инде аның башка әсәрләре дә языла башлый.
“Шигьри күңелле, нечкә хисле, җаны-тәне белән сәнгатькә гашыйк кеше”, – дип әйтергә тулы нигез бар Рәвис Сабитов хакында. Яшәгән дөньябызның гүзәллеген йөрәге белән тоеп, моң һәм хис белән сугарып иҗат итә ул, күңел җимешләрен якташларына өләшә. Гармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тарата.

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - 877216322562

Комментарии

  • 12 апр 2019 22:32
    Вот это да, молодца!
    Укый укый, тамакка тоер утырды
  • 6 мая 2023 14:18
    "Тулпар"-журналында яна гына ижат доньясына кереп барганнар да,шулай ук зур мэртэбэле эдиплэрнен ижат эсэрлэре дэ бердэй яктыртыла.
    "Тулпар" чабышларда ярты юлда туктамый,буген зур кулэмле тираж белэн уз укучыларын тапкан.
    Укучыларыбыз ижаты рубрикасында "Идел" халык уен-кораллары оркестрынын алыштыргысыз гармунчысы,тынгысыз зат Калмашбаш авылыннан Равис Сабитовнын шигырьлэре бернэчэ мэкэп елларына алып кереп китсэ,берчэ анын авылдашларына ихтирамы чагыла .
    Шигырьлэрендэ гаилэсенэ,балаларына булган ярату хисе аеруча зур урын алган,тэбигатькэ,аеруча кошларга булган мэхэббэте дэ тирэн хислэр белэн сугарылган шигырь юлларында.
    Рависнен уз шигырьлэренэ дэ,башка шигырь язучыларнын шигырьлэренэ койлэр язуы ,аны авыл,район сэхнэлэрендэ жырлануы купкырлы талантка ия булуын курсэтэ.Афэрин генэ диям,Равискэ,ижат чишмэлэре челтерэп агып торсын,янадан-яна ижат жимешлэрен укырга язсын,яна жырлары белэн соендерсен!
  • 6 мая 2023 14:22
    Равис молодец бр да картайма ходай тазалык бирсен сина да якыннаррына да молодец
  • 7 мая 2023 06:26