Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе ике дәүләт телендә дә - татар һәм рус телләрендә сөйли. Тапшырулар тәүлегенә 22 сәгать бара. "Татарстан - Яңа Гасыр" каналы тамашачыларына телепрограммаларның киң диапазонын тәкъдим итә: хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының турыдан-туры трансляцияләре - һәркем үз программасын таба ала.