Апрель, апрель…

Күпме бүләк иттең
Сөенечле матур ал таңнар...
Йомшак бөреләрен синдә бизәп,
Яр буенда серләшә таллар...
Күңелгә дәрт өсти һәр яшеллек,
Яфрак яра, әнә, агачлар...
Ак күлмәген көткән кәләш сыман,
Майга кереп бара алмагачлар...
Хуш апрель... Саубуллашасың син,
Җылы яңгырларны яудырып,
Табигатьтән күчкән яшәрүне
Көтәбез шул күзләр талдырып...
Шушы айда кошлар сөенешеп,
Җылы яктан күпләп кайттылар.
Онытыла язган җыр-моңнарын
Синең куеныңда таптылар...
Май айлары хәерледән булсын,
Дөнья ак чәчәккә күмелсен.
Һәрбер кеше исән-имин булып,
Ак бәхеткә генә төренсен..
Мәхәббәтле булып күренсен...
Гөлнур Мөхәммәтханова
#укы

Комментарии

Комментариев нет.